ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: 2019 елда язгы ау сезоны 27 апрельдә ачылачак һәм 6 майга кадәр дәвам итәчәк.

«Ау һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " 2009 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ау вакыты ау параметрларына керә һәм Россия Федерациясе субъектының иң югары вазыйфаи заты белән раслана. Бу документны раслау өчен әзерлеккә озак вакыт  сарыф ителгәнне исәпкә алып, язгы чорда казларның очып китү « вакытына эләгү» проблемасы килеп чыга, чөнки моңа ауның уңышлы булуы бәйле.

Ау ачылу вакыты Татарстан Республикасы территориясеннән казларның күпләп очып китүе белән туры килмәсә, Комитет алдан ук гафу үтенә. 

Бу хәлне стабильләштерү өчен, Комитет Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы каршындагы яңа оештырылган Ау департаментына, һава шартларына нигезләнеп,язгы ау чорын ачу вакытына, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану буенча махсус вәкаләтле органнарның ведомство актлары белән, үзгәртү мөмкинлекләре кертү турында чираттагы тәкъдимнәр әзерли. Моның өчен Ау турындагы законның бу өлешенә үзгәрешләр кертергә кирәк булачак.

Шулай ук Комитет, агымдагы елга карата иртәрәк башлана торган итеп территорияләрне бүлү юлы белән, Татарстан Республикасында 2020 елгы язгы ау чорын  2 бүлеп үткәрү өлешендә тәкъдимнәр әзерли.

Хөрмәтле аучылар, сезне бу мәсьәлә буенча үз тәкъдимнәрегезне  Ilfat.Valeev@tatar.ru электрон почтага җибәрүегезне сорыйбыз.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда актив катнашуыгызны сорыйбыз. Нче сезнең активлыгын бәйле, нинди карар кабул ителәчәк.


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты түбәндәге Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә:

 

 Яшел Үзән районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы

 

Тукай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы.

Ачык конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтның «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. Ә шулай ук (843) 211 73 81 телефоны яки Казан ш., Кәрим Тинчурин урамы ,29йорт адресы буенча мөрәҗәгатъ итә аласыз.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Шундый исем астында  Арча районының 6нчы урта мәктәбендә ,Халыкара елгалар көненә багышланган, «Экологик суд» үткәрелде.  Анда «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Чарада катнашучыларга «Кешеләр, табигатьне саклагыз!» һәм «Кешелеккә мөрәҗәгать»  исемле презентацияләр күрсәтелде. Суд процессы дәгъвачыларының һәм җавап бирүчеләрнең искиткеч сәхнәләштерелгән чыгышы күпләрне экологик һәлакәт турында һәм аның кешелеккә янавы турында уйланырга мәҗбүр итте.  Укучылар һәм кунаклар, тыюлык белгечләренең эчтәлекле чыгышы аша, республикада һәм районда булган экологик хәл һәм экологик проблемалар турында белделәр. Шулай ук республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре, үткәрелә торган экологик акцияләр, конкурслар турында да белделәр.

Актив катнашучылар ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының грамоталарын алдылар, ә иң кыйммәтле бүләк- мәктәпкә тапшырылган, Кызыл китапның яңа басмасы.


29
март, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты  хәбәр итә: сайтта, муниципаль районнар буенча, ауны кулланучыларның яңартылган элемтәләре урнаштырылды.  

Мәгълүматлар Эшчәнлек бүлегендә – Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат (аучылар) - Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы аучылар турында мәгълүматлар  өстәмә битендә урнаштырылды (ССЫЛКА ).

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә Чистай шәһәренең Җиңүнең 40 еллыгы урамында кар көртендә кыр кәҗәсе ятуы турында мәгълүмат керде. Урынга килеп җиткәч, ата хайван икәне билгеле булды.  Аны урам этләре куып йөргәнгә күрә, ул курыккан һәм көчсезләнгән иде.

Хайванны тоттылар һәм соңыннан аңа ветеринар ярдәм күрсәттеләр. Җитди имгәнүләр юк, тик уң аягында кечкенә генә ярасы бар иде.  Хәзер хайванны ДБУ «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге»нә  терелгәнчегә  кадәр күчерделәр, аннары кыр кәҗәсен иреккә чыгарачаклар.

Республиканың кайбер районнарында Бөтендөнья урманнарны яклау көненә багышланган дәресләр узды.   Тыюлык белгечләре балаларга урман экосистемаларының әһәмияте, аларны саклау һәм торгызу кирәклеге турында сөйләделәр. 

Уздырылган чараларның максатлары булып, кешеләр тормышында урманның эстетик, танып-белү, сәламәтләндерү, гамәли әһәмиятен ачу, урманнарны яклау һәм саклау, балаларда урманда үз-үзеңне тоту нормаларын формалаштыру торды.

- Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасында ДТКЗ «Озын Алан»,

- Буа шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасында ДТКЗ «Зөя буйлары», 

- ТР Әгерҗе районының Иж-Бубый урта мәктәбендә  ДТКЗ «Кичке Таң»,

- ТР Спас районының «Колосок» балалар бакчасында  ДТКЗ «Спас»,

- ТР Чистай районының «17 нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасы»нда ДТКЗ «Чиста болыннар».​


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Үсемлекләрнең һәм хайваннарның яшәү урыннарын саклыйк!» девизы астында «Парклар маршы-2019» дип исемләнгән Халыкара табигать саклау акциясе башланды.

Парклар маршы- Кыргый табигатьне саклау үзәге (Мәскәү ш.) инициативасы белән, 1995 елдан бирле Россиядә һәм БДБ илләрендә ел саен үткәрелә торган акция. Бу акция Россиянең һәм чиктәш илләрнең аеруча саклана торган табигый территорияләренә иҗтимагый ярдәм итүгә юнәлтелгән. Акцияне Россия Федерациясенең Табигый байлыклар министрлыгы һәм БДБ илләренең тиешле министрлыклары хуплый.

2019 елда «Парклар маршы» акциясе кысаларында 2019 елның 26 мартыннан 24 маена кадәр «Кызыл китап битләре»дигән сәнгать конкурсы игълан ителде. Без Парклар маршында катнашучыларга уртак көч белән Кызыл китап төзергә тәкъдим итәбез. Аңа сезнең төбәгегезнең яки районыгызның, Россия яки төбәк Кызыл китапларына кертелгән, шулай ук аларга кермәгән, әмма сезнең яшәү тирәлегендә сирәк очрый торган төрләре керә ала. Шул хайваннар яки үсемлекләр рәсемнәрен ясарга кирәк.

Рәсемнәргә кыскача аңлатма язарга кирәк – ни өчен сез ул төрне сайладыгыз , нәрсәсе белән ул игътибарга лаек һәм аңа нәрсә яный.

Эшләрне башкару таләпләре белән Комитет сайтындаhttp://ojm.tatarstan.ru/rus/ekologicheskoe-prosveshchenie.htm яки 8(843)211 75 06 телефоны буенча танышырга мөмкин.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы узды. Советның көн тәртибендә түбәндәге сораулар булды:

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары проектларын тикшерү:

- Татарстан Республикасының Тукай, Минзәлә һәм Актаныш муниципаль районнары территориясендә региональ әһәмияттәге комплекслы юнәлештәге «Кама - Ык» дәүләт табигать тыюлыгын оештыру турында

- Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы территориясендә «Агыйдел елгасы тамагы» комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыгын оештыру турында

2.      «Татарстан Республикасының республика һәм җирле әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территорияләр турында» Татарстан Республикасы законы проектын тикшерү.

Утырыш беркетмәсе белән «Комитет» - «Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет» бүлегендә танышырга була


26
март, 2019 ел
сишәмбе

«Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгында Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Удмуртия Республикасы буенча су-биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтү һәм саклау бүлеге делегациясе булды. Эш буенча очрашу  “Иж елгасы” табигать һәйкәле территориясендә узды.

 Елганың чыганагы Удмурт Республикасында, ә Татарстан Республикасы чикләрендәге озынлыгы 97,5 км тәшкил итә. Иж елгасы- Татарстан территориясендә Кама елгасының иң зур кушылдыгы.

Очрашу барышында балыкчыларның сулыкка йөрүләре, алар тоткан балыкларның төр һәм сан катнашмасы, һәвәскәр балык тоту кагыйдәләрен үтәү турында фикер алыштылар. «Кичке Таң» тыюлыгы башлыгы, тыюлыкта эшләнә торган 90% хокук бозулар, Удмурт республикасында яшәүчеләр тарафыннан эшләнә, дип ассызыклады.

Тыюлык хезмәткәрләре шулай ук Удмуртиядән килгән коллегаларын, бер участогы Иж елгасы тамагында урнашкан, чөгә балыгының тотрыклы популяциясен булдыру максаты белән оештырылган "Чөгә балыгының уылдык чәчү урыннары" табигый зоология заказнигы белән таныштырдылар.

Табигать һәйкәле территориясен тикшерү вакытында, эшче төркем профилактик әңгәмә үткәрде һәм кышкы балык тотарга яратучыларны бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында кисәтте.

Удмурт Республикасы буенча су биологик ресурсларны дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлеге белән хезмәттәшлек кысаларында, бүлек белгечләре һәм «Кичке Таң» дәүләт тыюлыгы администрациясе  уртак балык саклау рейдларын оештырырга карар кылдылар.​


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Халыкара урманнарны яклау көнендә ТР Спас районының «Колосок» балалар бакчасында «Спас» тыюлыгы белгечләре һәм тәрбияче Осинцева Вера оештырган «Урман-табигать хәзинәсе» темасына бәйрәм чарасы узды. Уенчыклар һәм рәсемнәр ярдәмендә балалар кыргый һәм йорт хайваннары, аларның яшәү тирәлеге турында, агачлар һәм кошлар турында, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш турында сөйләделәр. балалар белән мастер класс үткәрделәр: пластилиннан тал ботагын ясап, аны картонга ябыштырдылар .

Ә «Төремкәй» балалар бакчасының өлкән, урта һәм әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә һәм һәм ТР Спас районының «1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2 сыйныф укучыларына, «Спас» тыюлыгы белгече Мурзак Любовь урманның файдасы турында сөйләде. Шулай ук балалар белән викториналар үткәрделәр, табышмаклар әйтештеләр һәм урман турында «Урман ничек яши», «Халыкара урман көне» исемле фильмнар күрсәттеләр.

Үткәрелә торган чараларның максаты-кешеләр тормышында урманның эстетик, танып-белү, сәламәтләндерү, гамәли әһәмиятен ачу, урманнарны сакларга өйрәтү, балаларның урманда үз-үзләрен тоту нормаларын формалаштыру.

Бәйрәм ахырында , тыюлык тарафыннан февраль аенда уздырылган «Могҗиза ашханәсе» һәм «Гамәли иҗат җимеше» номинацияләре буенча оештырылган, «Һәр кошчыкка - безнең җимлек» исемле район конкурсында җиңүчеләргә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International