Халыкара урманнарны яклау көнендә ТР Спас районының «Колосок» балалар бакчасында «Спас» тыюлыгы белгечләре һәм тәрбияче Осинцева Вера оештырган «Урман-табигать хәзинәсе» темасына бәйрәм чарасы узды. Уенчыклар һәм рәсемнәр ярдәмендә балалар кыргый һәм йорт хайваннары, аларның яшәү тирәлеге турында, агачлар һәм кошлар турында, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш турында сөйләделәр. балалар белән мастер класс үткәрделәр: пластилиннан тал ботагын ясап, аны картонга ябыштырдылар .
Ә «Төремкәй» балалар бакчасының өлкән, урта һәм әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә һәм һәм ТР Спас районының «1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2 сыйныф укучыларына, «Спас» тыюлыгы белгече Мурзак Любовь урманның файдасы турында сөйләде. Шулай ук балалар белән викториналар үткәрделәр, табышмаклар әйтештеләр һәм урман турында «Урман ничек яши», «Халыкара урман көне» исемле фильмнар күрсәттеләр.
Үткәрелә торган чараларның максаты-кешеләр тормышында урманның эстетик, танып-белү, сәламәтләндерү, гамәли әһәмиятен ачу, урманнарны сакларга өйрәтү, балаларның урманда үз-үзләрен тоту нормаларын формалаштыру.
Бәйрәм ахырында , тыюлык тарафыннан февраль аенда уздырылган «Могҗиза ашханәсе» һәм «Гамәли иҗат җимеше» номинацияләре буенча оештырылган, «Һәр кошчыкка - безнең җимлек» исемле район конкурсында җиңүчеләргә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар тапшырылды.
Дәүләт экологик экспертизасын үткәрүгә әзерлек өчен, 21-22 март көннәрендә, Татарстан Республикасының муниципаль районнарында 2019 елның 1 августыннан 2020 елның 1 августына кадәрге чорда аучылык ресурсларын максималь рәвештә тоту квоталарын билгеләү буенча, иҗтимагый тыңлаулар узды.
Җыелышларның нәтиҗәләре һәм беркетмәләре соңрак урнаштырылачак.
Бөтендөнья су ресурслары көне ел саен 22 мартта билгеләп үтелә.
Бөтендөнья су ресурслары көнен бәйрәм итү идеясе 1992 елда Рио-де-Жанейрода БМОның әйләнә-тирә мохиткә һәм үсешкә багышланган конференциясендә тәкъдим ителде.
Бөтендөнья су ресурслары көне төче суга керә алу мөһимлегенең әһәмиятлелегенә игътибарны юнәлтү, шулай ук төче су ресурсларыннан тотрыклы һәм рациональ файдалану методларын пропагандалау максаты белән билгеләп үтелә.
Ел саен Бөтендөнья су ресурслары көне төче су белән тәэмин итү проблемасының күпмедер аспектын ассызыклап китә. 2019 елда Бөтендөнья су ресурслары көне темасы — «Беркемне дә читтә калдырмыйча».
21 мартта бөтен дөньяда, 1971 елда нигез салынган һәм шуннан бирле ел саен билгеләнә торган,Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны яклау көне билгеләп үтелә. 2012 елда БМО Генераль Ассамблеясы , җәмгыятькә урманнарны саклауның мөһимлеге һәм аларның әһәмияте турында хәбәрдарлыкны арттыру өчен, ел саен 21 март көнне Халыкара урманнар көнен (International Day of Forests) билгеләп үтүне үзенең резолюциясе белән раслады.
Халыкара Урманнар көненең төп бурычы булып планетада яшәүчеләрнең игътибарын урманнарны саклау проблемасына җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте, аларның чын торышы, аларны саклау һәм яңадан торгызу буенча төп чаралар турында хәбәр итү тора. Чөнки урманнар-милли байлык, шул исәптән Россиядә дә. Аның өлешенә дөнья урманнарының биштән бер өлеше һәм якынча шундый ук агач запаслары туры килә. Бу урманнарның глобаль әһәмиятен ил өчен иң кыйммәтле чимал чыганагы буларак кына түгел, ә җирдә яшәү шартларын билгели торган, биосфераның мөһим компоненты буларак та билгели.
Яшел Үзән районындагы Кара күл табигать һәйкәле дип игълан ителде
18 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районы территориясендәге «Кара күл» табигый объектын төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле дип игълан итү турында»гы карары чыкты.
Кара күл хәзер уникаль күл комплексын, Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән су, су яны үсемлекләрен һәм хайваннарын саклау максаты белән барлыкка килгән аеруча саклана торган табигый территория булып тора.
Аеруча саклана торган табигый территориянең табигать һәйкәле территориясе дип игълан итү, әлеге участокларның милекчеләреннән, хуҗаларыннан һәм кулланучылардан үзе биләгән җир кишәрлекләрен тартып алудан башка башкарыла. Гомуми мәйданы 2 гектар булган табигать һәйкәле Яшел Үзән районының Ивановский бистәсеннән төньяк-көнбатышка таба 500 метр ераклыкта урнашкан.
Тулырак мәгълүмат һәм саклау режимы белән Карарда таныша аласыз: http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=338727
Татарстан Республикасында 28 февраль көнне кабанга һәм кыйммәтле мехлы төрләргә ( бүре, төлке, кондыз, сусар) ау чоры тәмамлануы турында исегезгә төшерәбез. Шул ук вакытта, бүген( 20 март көнне) – табыш турында мәгълүматларны күрсәтеп, алу урыны буенча рөхсәтләрне кире кайтаруның соңгы көне. (Рөхсәтләрне вакытында кайтармаган өчен административ җаваплылык каралган).
15-17 мартта ТР Биектау районының «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында " Яшь натуралист» фестивале узды. «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы республиканың 23 муниципаль берәмлегеннән 150дән артык экологик берләшмәнең, яшь натуралист түгәрәгенең катнашучыларын һәм җитәкчеләрен кабул итте.
Фестиваль кысаларында катнашучылар Россиядә һәм Татарстанда яшь натуралистлар хәрәкәтенең үсеш тарихы белән таныштылар, экология өлкәсендә фән эшлеклеләре белән очраштылар, төрле экскурсия программалары уздылар һәм төрле экологик юнәлешләр буенча практик дәресләр карадылар.
Әлеге республика күләмендәге экологик белем бирү фестивале эшендә, шулай ук ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге белгече Слепченко Р. Р. катнашты. Ул Татарстан Республикасының Кызыл китабы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр буенча дәрес үткәрде.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, министрлыкларның һәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Ә Мәдәният сарае фойесында муниципаль район территориясендә эшләүче оешма һәм учреждениеләрнең эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәдә шулай ук Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Кичке Таң» дәүләт тыюлыгы администрациясе дә катнашты. Тыюлык хезмәткәрләре, күп кешенең игътибарын җәлеп иткән, табигать почмагы оештырдылар.
«Кичке Таң» табигать тыюлыгы экспозициясендә кунаклар тыюлык территориясендә үсә торган дару үләннәре, гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларының һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең иҗади эшләре белән таныштылар. Күргәзмәдә шулай ук, район җитәкчелеге һәм республика вәкилләре тарафыннан хупланган, тыюлык территориясендә булдырыла торган экологик сукмакларның макетлары күрсәтелде.
Дәүләт комитеты һәм «Зөя» тыюлыгы хезмәткәрләре белән, Яшел Үзән районының «Зөя» су тыюлыгы территориясендә, балык тоту кагыйдәләрен саклау буенча һәм су биоресурсларын тоту нормаларын үтәү буенча профилактик чаралар үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез: су биоресурсларының минималь күләме(сәнәгый күләме): агарчак-40см, судак-40см., корбан балыгы-25см., җәен балыгы-90см., сазан-40см., чуртан-32см., кысла-10см, ә һәр граждан өчен тәүлек нормасы: корбан балыгы, судак, чуртан, сазан – 5кг, кысла– 20 данә.
Су биоресурсларын тотканда гомуми тәүлек нормасы арткан очракта тоту (чыгару) туктатыла.
2019 елның 15 мартында Спас районы территориясендә, Куралово авылы янында, Дәүләт комитеты, ДТКТ «Спас» хезмәткәрләре, Балык саклау, сәнәгый балык тоту (ИП Подгорнов) оешмалары, шулай ук һәвәскәр балыкчылар көче белән, кыш көне балыкларның һава җитмәүдән үлүләрен булдырмау буенча уртак чара үткәрелде. Әлеге чара барышында 50дән артык буа борауланды һәм шуларның эченә камыш тыгылды.