Спас районында Халыкара урманнарны яклау көне

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Халыкара урманнарны яклау көнендә ТР Спас районының «Колосок» балалар бакчасында «Спас» тыюлыгы белгечләре һәм тәрбияче Осинцева Вера оештырган «Урман-табигать хәзинәсе» темасына бәйрәм чарасы узды. Уенчыклар һәм рәсемнәр ярдәмендә балалар кыргый һәм йорт хайваннары, аларның яшәү тирәлеге турында, агачлар һәм кошлар турында, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш турында сөйләделәр. балалар белән мастер класс үткәрделәр: пластилиннан тал ботагын ясап, аны картонга ябыштырдылар .

Ә «Төремкәй» балалар бакчасының өлкән, урта һәм әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә һәм һәм ТР Спас районының «1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2 сыйныф укучыларына, «Спас» тыюлыгы белгече Мурзак Любовь урманның файдасы турында сөйләде. Шулай ук балалар белән викториналар үткәрделәр, табышмаклар әйтештеләр һәм урман турында «Урман ничек яши», «Халыкара урман көне» исемле фильмнар күрсәттеләр.

Үткәрелә торган чараларның максаты-кешеләр тормышында урманның эстетик, танып-белү, сәламәтләндерү, гамәли әһәмиятен ачу, урманнарны сакларга өйрәтү, балаларның урманда үз-үзләрен тоту нормаларын формалаштыру.

Бәйрәм ахырында , тыюлык тарафыннан февраль аенда уздырылган «Могҗиза ашханәсе» һәм «Гамәли иҗат җимеше» номинацияләре буенча оештырылган, «Һәр кошчыкка - безнең җимлек» исемле район конкурсында җиңүчеләргә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International