ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 9.01.2014 елдан 5 номерлы “Сәнәгый аучылык инспекторы дигән күкрәк билгесен һәм таныклыкны бирү, алмаштыру, кайтару, андый таныклыкны гамәлдән чыгару Тәртибен раслау турында”гы боерыгының 14,15 пунктлар белән тәңгәл килеп, түбәндәгеләрне эшләргә кирәклеге турында ,Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты кабат исегезгә төшерә

Эшчеләре  07.12.2017 елда  сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларына куелган таләпләргә белемне тикшерүне уңышлы узган, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына, андый затларга карата сәнәгый аучылык инспекторы дигән күкрәк билгесен һәм таныклыкны бирү турында, юридик затның исемен, почта адресын һәм элемтә өчен телефонын яки шәхси эшмәкәрнең исемен, фамилиясен, әтисенең исемен, почта адресын һәм элемтә өчен телефонын, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларына куелган таләпләргә белемне тикшерүне уңышлы узган затларның исемнәрен, фамилияләрен, әтиләренең исемнәрен, туу көнен, аен, елын күрсәтеп, язмача, юридик затның вәкаләтле вәкиле белән яки шәхси эшмәкәр яки аның канунлы вәкиле белән кул куелган , юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең бланкысында гариза тапшырырга кирәк.

Сәнәгый  аучылык инспекторы дигән күкрәк билгесен һәм таныклыкны бирү турында гариза белән беррәттән, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларына куелган таләпләргә белемне тикшерүне уңышлы узган затларга карата, вәкаләтле әгъзага, 20 х 30 мм зурлыктагы, баш киемсез һәм кара күзлексез, туры карап төшкән, аклы-каралы яки төсле  ике шәхси фотография тапшыралар. Һәр фотографиянең арткы ягында сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларына куелган таләпләргә белемне тикшерүне уңышлы узган затның фамилиясе һәм инициаллары күрсәтелә.


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Шундый исем астында ТР Арча районының  Васильево Бужа авылының балалар бакчасында ”Ашит”  дәүләт тыюлыгы  хезмәткәрләре катнашында кызыклы чара узды.


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, ел саен була отрган чираттагы Татарстан Республикасы Балык хуҗалыгының киңәшмәсе узды.


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

ТР Спасс муниципаль  районның МБО ”Салават күпере” балалар бакчасы Ямбухтино авылы”, Спасс районының Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының  мөдирләре өчен,” Федераль дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыру шартларында мәктәпкәчә балаларга экологик белем бирү” темасына район күләмендәге семинар узды.


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 12 декабрендә 12.00 алып 20.00 кадәр,  Россия Федерациясе Президентының йомышы белән тәңгәл килеп, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте  һәм җирле үзидарә әгъзаларында  Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында  кабул итү ТР, Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча булачак.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының компетенциясенә  киләсе сорауларны чишү керә:

1. Хайваннар дөньясы объектларын,  ә шулай ук биологик су ресурсларын  саклау өлкәсендәге сораулар.

2. Региональ әһәмияттәге аерым саклана торган табигый территорияләрне оештыру һәм функцияләштерү өлкәсендә дәүләт идарәсе һәм тикшерү өлкәсендәге  сораулар.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон  – (843) 211-66-94.


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасының Норлат районында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүлегенең хезмәткәрләре белән, 3 баш соры куянны хокуксыз тоткан өчен, гражданнар төркеме тоткарланды. Хәзерге вакытта җинаять эше ачу турында сорау карала.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы Президентының  2013 елның 12 апреленнән УП-303 номерлы “Федераль әһәмияттәге аерым саклана торган табигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендә  аучылык  биләмәләрендә аулау параметрларын билгеләү турында”гы боерыгы белән туры килеп, Татарстан Республикасының Норлат районында соры куянны аулау тыела.


8
декабрь, 2017 ел
җомга

ТР Әгерҗе муниципаль районының Көчек урта белем бирү мәктәбендә, районның  урта белем бирү оешмаларының укытучылары өчен,  “Табигатьне саклау өлкәсендә  белем бирү оешмаларының  экологик мәгариф һәм  тәрбияләү өлкәсендә берләшү” темасына район күләмендә семинар-практикум узды. Аның эшендә   ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының  Кама буе  территориаль идарә белгече,  региональ әһәмияттәге  “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыгы белгече, ТР Әгерҗе районының, авылларның администрациясе һәм массакуләм мәгълүмат чаралары  катнаштылар.

Семинарның максаты булып,  Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында,белем бирү оешмалары укытучыларының  экологик белем бирү һәм тәрбияләү буенча тәҗрибәне гомумиләштерү, укытучыларның  иҗади потенциалын үстерү, аларның экологик белем бирү һәм  тәрбияләү өлкәсендә  компетентлылыгын күтәрү тора иде.

Экологик белем бирү һәм  тәрбияләү өлкәсендә  эш тәҗрибәсенә Күргәзмә-презентация ясаган  чарада “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыгы коллективы катнашты.

Тыюлык башлыгы А.Г.Файзуллин  семинар катнашучылары алдында доклад белән чыгыш ясады  һәм аерым осталык күрсәткән укытучыларга  тыюлык администрациясе исеменнән,  тирә -якны саклау  һәм тыюлык эшен үстерү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен, дипломнар һәм бүләкләр бирде.


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында,  09.01.2014 елдан  4нче  номерлы “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына  таләпләрне белүгә тикшерүне  уздыру Тәртибен раслау турында”гы Табигать министрлыгы Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына таләпләр  белүне тикшерү уздырылды.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш итү буенча белгеч , мобилизация эше буенча белгеч, кадрлар хезмәтенә белгеч, эш башкару буенча белгеч таләп ителә.

Тулы мәгълүмат артыннан Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча яки (843) 2117381 телефоныннан  мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  10.08.2012 елдан                 676 номерлы  “Татарстан Республикасының  “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасын эшләтү чикләрендә, гражданнарның, дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзалары һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә  әгъзаларының үзара электрон бәйләнеше ”турындагы боерыгының яңа басмасы чыгу белән бәйле рәвештә, категорияләр исемлеге кайбер үзгәрешләр кичерде.

3 яңа категория өстәлде:

1) “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)”- гражданнарны  браконьерлык  мәсьәләсе белән көрәшү максаты белән;

2) “ Су объектында киң таралган файдалы казылмаларны хокуксыз табу”- файдалы казылмаларны табу һәм баржаларга тутыру очраклары турында хәбәр итәргә мөмкинлек барлыкка килде;

3) “Парклар һәм скверлар” категориясе, Республикасы “Парклар һәм скверлар” программасына кертелгән  паркларның һәм скверларның хәле артыннан күзәтү өчен кертелә.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Пресс-хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International