Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 28 февраль көнне кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау чоры тәмамланды. Шуның белән бәйле рәвештә, табылган хайваннар һәм аларның санын күрсәтеп, рөхсәтнамә таблицаларын мәҗбүри рәвештә ташырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр бирелгән урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакытында тапшырылмаган рөхсәтнамәләр өчен административ җаваплылык каралган.
Бу ялларда Лаеш муниципаль районының Меша елгасында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре, балык инспекциясе, полиция хезмәкәрләренең һәм «Татар-информ» мәгълүмати агентлылык кореспондентының бердәм рейд чаралары узды. Бу чараларны уздыру максаты булып, балыкны браконьерлык юлы белән тотуны тыю килде. Чаралар барышында, канун бозучыларга карата, унлаган административ материал төзелде. Бердәм рейдларны алга таба да уздырырга планлаштыралар.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе командасы, Казан гарнизоны башлыгы бүләгенә, узган якшәмбе танк училищесы полигонында булган, аучылык биатлоны ярышларында катнаштылар. Алар анда I бүләкле урын алдылар.
Командага Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре, ДБО” Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре һәм штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар керде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 5 мартында, танк училищесы полигонында аучылык биатлоны буенча ярышлар узачак. Ярышлар 9.00 башлана.
В.Г. Тимирясов исемендәге Казан яңалыклар университетының (ИЭУП) Түбән Кама филиалы студентлары урман буенча чаңгы сәфәрендә һәм Түбән Кама районының ачык аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннарның һәм кошларның кышкы маршрут хисабын уздыруда катнаштылар.
Управление по охране и использоанию объектов животного мира Республики Татарстан сообщает, что 5 марта 2017 года на полигоне танкового училища, состояться соревнования по охотничьему биатлону, начало соревнований в 9:00.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Федор Сергеевич Батков “Балыкчы. Аучы” исемендәге 11 нче махсус күргәзмәнең тантаналы ачылышында катнашты. Бу күргәзмәнең максатлары:
- аучылык һәм балыкчылык туризм мәдәнияте үсешенә булышу;
- Татарстан Республикасы базарына сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү һәм кертү;
- аучылык, балыкчылык, экология туризмы һәм актив ял итү үсеше өчен россия регионнарының потенциалын күрсәтү.
Күргәзмә 2017 елның 1 мартыннан 5 мартына кадәр узачак.
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә,Татарстан Республикасының Премьер-министр Урынбасары Вәсил Гаяз улы Шәйхрәзиев катнашуы белән, “ 2016 ел өчен Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга максатлар” темасына Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмә чикләрендә Идарә башлыгы Федор Сергеевич Батков 2016 ел өчен Идарәнең эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм 2017 елга куелган максатлар белән таныштырды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе республика территориясенә дуңгызларның африка чумасын кермәү буенча эшен дәвам итә. Шуның белән бәйле рәвештә белешмәлек эшкәртелде. Анда кыргый кабаннар арасында дуңгызларның африка чумасы таралуын булдырмау буенча киңәшләр бирегән.
Белешмәлек Идарәнең сайтында – Аучылык байлыкларының торышы - Хайваннарның йогышлы авыруларны булдырмау, таратмау өчен алдан күрелгән чаралар- Дуңгызларның африка чумасы бүлегендә урныштырылган.
Республиканың фаунасы өчен иң мөһим мониторинг рәвеше аучылык байлыкларын санын һәм таралуын билгеләү -кышкы маршрут хисабы- тиздән тәмамлана. Кардагы хайваннар эзен теркәү һәм чишү, һәрбер аучылык хуҗалыгында һәм Татарстан Республикасы территориясендә гомуми хайваннар төрлелеген һәм фаунаның биотопик бүленешен ачыкларга булыша. Чыгарылган мәгълүматлар үз чиратында, һәрбер төр хайван белән алдагы эшне алып бару буенча, нигез булып торалар. Ачыкланган сан запасы чикләрендә, саклау, үрчетү һәм төрне куллану чикләрендә аһәңле тиңдәшлек турында сүз бара. Идарәнең район белгечләренә рәсмиләштерелгән хисаплау материалларын вакытында бирү кирәклегенә , Идарә барлык аучыларның да игътибарын юнәлтә. Хисаплау материаллары 2 мартка кадәр бирелергә тиеш.
Сезгә уңышлар, рух дәрте, бетмәс дәрт, нык сәламәтлек һәм үз көчләрегезгә ышаныч телибез.
23 февраль- хатыннарына тыныч, балаларына шат, якыннарына уңайлы һәм дусларына ышанычлы булган чын ирләр бәйрәме ул. Сезгә билгеләнгән максатларыгызда уңышлар, иминлек,якыннарыгыздан аңлау һәм ихтирам телибез.