ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, мәгълүмати массакүләм чараларга, Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнарында бүреләр күренүе турында, керә торган мәгълүматны кире кага.

Хәзерге вакытта республикада аучылык байлыкларын хисаплау алып барыла. Хисаплау вакытында  бу территорияләрдә  бүреләр табылмады. Төрле сайтларда куелган фотолар Татарстан Республикасы территориясенә кагылмыйлар.


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 1-5 мартларында “ Балыкчы. Аучы” исемле  11 нче махсус күргәзмә  үтәчәк.

Оештыручы: ААҖ “ Казан ярминкәсе”. Уздыру урыны: Казан, Оренбург тракты,8, “ Казан ярминкәсе” Күргәзмә Үзәге.

Сезне күргәзмәгә килергә һәм анда катнашырга чакырабыз. Барлык тәкъдимнәр белән  киләсе контактлар буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: тел./факс: +7 (843) 570-51-26, кызу элемтә: +7 (843) 570-51-11; e-mail: d9@expokazan.ru.

       Күргәзмәнең тематик бүлекләре:  

Балык тоту җиһазы

Балыкчылар һәм аучылар өчен яак  һәм өс иеме

Балыкчылык һәм аучылык өчен махсус транспорт чаралары

Аучылык, балыкчылык һәм туризм өчен кирәк-яраклар

Оптика, приборлар, җиһазлар

Таксидермия

Аучылар һәм балыкчылар өчен сувенирлар.

Аннан башка төрле җитештерүчеләрдән балык һәм киектән эшләнгән төрле затлы ризыклар булачак.  Авторлык сызыгына керә торган  ау пычаклары, капкыннар, алдавыч сыбызгылар һәм башка ау кирәк-яраклары. Тере кыргавылларны, лачыннарны һәм беркетләрне күрергә мөмкин булачак.

Бу чара аучылык-балыкчылык әйберләрен сату урыны гына түгел, бәлки ихтыяҗлары бер булган дусларның аралашу урыны булып та килергә мөмкин.


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Явыз Иоанн   патшалык иткәндә,   ау вакытында, патшаның яраткан шоңкары очып китү турында, риваять яшәп килә. Патша лачынчы Трифон Патрикеевка очып киткән кошны табарга кушкан. лачынчы Трифон якындагы  урманнарны  уратып чыккан, ләкин уңышсыз. Өченче көнне, озак  эзләүләр белән интегеп бетеп,ул Мәскәү астында, хәзер Мәрьям агачлыгы дигән урында  туктаган, һәм  үзенең изгесе- җәфа чигүче Трифонга догалар укып, аннан булышлык сорап, хәлсезләнеп  ял итәргә яткан. Төшендә ул  ак атта утырган егетне күргән.  Егет кулында патшаның шоңкарын тоткан һәм әйткән: “ Югалган кошны ал, һәм ,Алла булышлыгы белән, патшага бар һәм бер нәрсә турында да кайгыртма”. Уянып киткәч, лачынчы  чынлап та, ерак түгел генә, наратта утырган шоңкарны күргән. Ул аны шунда ук патшага алып килгән һәм изге җәфа чигүче Трифонның могҗизалы булышлыгы турында сөйлгән. Берникадәр вакыт үткәч, изгенең килгән урынында, лачынчы Трифон Патрикеев изге җәфа чигүче Трифонга атап кәшәнә, ә аннары чиркәү дә төзегән. Шул вакыттан, Россиядә, Изге Трифонны иконаларда, кулында лачын тотып сүрәткә төшерергә кабул ителгән һәм аны аучылар һәм балыкчылар яклаучысы дип атаганнар.

Бәйрәм белән хөрмәтле аучылар һәм балыкчылар.


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүгенге көнгә Идарә белән барлыгы 48304 аучылык билеты бирелде.


10
февраль, 2017 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе тагын бер тапкыр исегезгә төшерә: 28 февраль көнне кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау чоры тәмамлана.

Шуның белән бәйле рәвештә, табылган хайваннар һәм аларның санын күрсәтеп,  рөхсәтнамә таблицаларын мәҗбүри рәвештә ташырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр бирелгән урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакытында тапшырылмаган рөхсәтнамәләр өчен административ җаваплылык каралган.


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: республикада аучылык байлыкларының маршрут хисаплавы дәвам итә. Бүгенге көнгә хисаплау эшләренең 75 проценты тәмамланды. Хисаплау тулысынча  Яшел Үзән, Зәй, Алексеевск, Әлки һәм Ютазы муниципаль районнарында  тәмаланды.

Идарә, рәсмиләштерелгән хисаплау материалларын Идарәнең район белгечләренә вакытында бирү турында, барлык ау кулланучыларның игътибарын юнәлтә. Хисаплау материаллары 2 мартка кадәр бирелергә тиеш.


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Апас муниципаль районында, полиция хезмәткәрләре белән, хокуксыз аулау һәм ике куянны аткан өчен, Яшел Үзәннең ике гражданины тоткарланды. Тоткарланганнардан, полиция хезәткәрләре белән,  ике ау мылтыгы тартып алынды.  Хәзерге вакытта тикшерү чаралары алып барыла.


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.

Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС  булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.

 Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны  сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен  алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.

Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча,Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки  бирелә.

Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.

Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.

 ***  РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм  теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:

  1. шәһәре:

- Кремлевский ур., 8 йорт;

- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;

- Карл Маркс ур., 44 йорт;

- Пушкин ур., 20 йорт;

- Пушкин ур., 9/51 йорт;

- Пушкин ур., 8 йорт;

- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;

- Шоссейный ур.,22а йорт;

- Татарстан ур., 52 йорт;

- Черноморский ур., 3 йорт;

- Чистай ур., 11 йорт;

- Чистай ур., 61а йорт;

- Декабристлар ур., 102 йорт;

-  Декабристлар ур., 191 йорт;

- Ямашев проспекты, 79 йорт;

-  Ямашев проспекты, 82 йорт;

- Блюхер ур., 81а йорт;

- Мусин ур., 68 йорт;

- Гагарин ур., 103 йорт.

 Яр Чаллы шәһәре:

- Рәис Беляев  проспекты, 13 йорт;

- Тынычлык проспекты, 24е йорт;

- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;

- Чулман ур.,36 йорт;

- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;

- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;

- Сарман юлы, 52 йорт;

-  Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур., 1 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт. 

Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 5 февралендә Идел елгасы сулык мәйданында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре һәм  “Эфир” телекомпаниясе репортерлары белән берлектә рейд чаралары уздырдылар. Рейд барышында  8 данә тыелган  “экран-косынка” тоту коралын кулланган гражданин тоткарланды, шулай ук  ташлап калдырылган  тоту кораллары ( кармак җебеннән үрелгән ятьмәләр) табылды.


3
февраль, 2017 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе республика территориясенә дуңгызларның африка чумасын кермәү буенча эшен дәвам итә. Шуның белән бәйле рәвештә белешмәлек эшкәртелде. Анда кыргый кабаннар арасында дуңгызларның африка чумасы таралуын булдырмау буенча киңәшләр бирегән.

Белешмәлек Идарәнең сайтында – Аучылык байлыкларының торышы - Хайваннарның йогышлы авыруларны булдырмау, таратмау өчен алдан күрелгән чаралар- Дуңгызларның африка чумасы бүлегендә урныштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International