ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе

Хөрмәтле аучылар, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 30 апрелендә узган, җитештерү аучылык инспекторы кандидаты булуга белемнәрне тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде. Мәгълүмат  Идарә сайтында “ Дәүләт тикшерүе( күзәтүе)”  бүлегендә “ Җитештерү аучылык тикшерүе” өстәмә битендә урнаштырылган.


18
май, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 15 май көнендә  Идарәдә Татарстан Республикасының су  объектларында сәнәгый балыкчылыкны оештыру өчен балык тоту бүлемтеген алу хокукына  килешүнамә төзү бәйгесен уздыру буенча Комиссия утырышы узды.

Комиссия утырышында бәйгедә катнашу өчен гаризалы конвертларны ачу процедурасы уздырылды. Барлыгы 13 сәнәгый балык тоту бүлемтегенә 66 гариза бирелде. Шулай ук гаризалы конвертларны ачканда, гариза бирүчеләрнең вәкилләре дә булды.

Киләсе этап -  гаризаларны карау, 2015 елның 28 маенда  Идарә бинасында узачак.

15
май, 2015 ел
җомга
Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсенә Менделевск һәм Яңа Шешмә районнары буенчча  бүлек башлыгы кирәк.

Тулырак мәгълүматны 2117381 телефоныннан  белергә була.


13
май, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 13 маенда, Экологик белем бирү көненә туры китереп, “Бердәм экологик дәрес”  исемендәге Республика күләмендәге экологик- белем бирү акциясе чикләрендә, Идарә инспекторлары республиканың белем бирү оешмаларында экологик дәресләр уздыруда катнаштылар.

“Бердәм экологик дәрес”  акциясе  республиканың яшь буыны арасында экологик белемнәрне таратуга,  табигый байлыкларга һәм тирәлеккә карата җаваплы караш тәрбияләүгә,  дөньяга экологик караш тәрбияләүгә,  Татарстан Республикасында өзлексез экологик белем бирү һәм мәгариф системасын  үстерүгә һәм ярдәм итүгә юнәлтелгән

12
май, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында  2015 елның 25 апреленнән алып 10 июненә кадәр “ Уылдык чәчү-2015” исемендәге комплекслы өлгер-профилактик чара уздырылуы турында,Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә. Чараларны уздыру биологик су байлыкларын  саклауга һәм рациональ  куллануга, күл-елга балыгын тотарга рөхсәтнамәләре булган, шәхси эшмәкәрләрнең һәм хокукый затларның эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә,ә шулай ук  язгы- җәйге чорда браконьерлык  очракларын тыюга юнәлтелгән.


8
май, 2015 ел
җомга

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Идарә башлыгы Батков Федор Сергеевич, хайваннар дөньясы  объектларын саклау өлкәсендә эшләгән сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен шәхсән өйләренә барып котлады. Аларга исәнлек-саулык һәм озын гомер теләде, рәхмәт сүзләре белдерде, азык-төлекле пакетлар тапшырды.

Идарә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына  һәм тыл эшчеләренә тыныч  тормыш өчен, балаларның көләч йөзләре өчен, без, сугыштан соң туган буын, Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белмәвебез өчен рәхмәт  белдерә һәм түбән баш ия. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.

 Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.


6
май, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсенә Менделевск һәм Яңа Шешмә районнары буенчча  бүлек башлыгы кирәк.

Тулырак мәгълүматны 2117381 телефоныннан  белергә була.


5
май, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  26.03.2015 елдан  № 494-р боерыгы белән тәңгәл килеп,  2015 елның 1 апреленнән алып 2015 елның 1 июненә кадәр республикада “Татарстанның чиста урманнары” исемендәге табигать саклау акциясе  уздырыла.

Идарә инспекторлары штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар белән бергә урманарны чүп-чардан һәм пычрактан чистарталар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International