ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

2 көн дәвамында Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетында бөтен республикадан районара бүлекләр белгечләре, тыюлыклар дирекциясе хезмәткәрләре һәм ДБО «ЦВИТОС» вәкилләре белән гомуми киңәшмә узды.

Җыелышта 10 айлык эшкә йомгак ясалды, киләчәк  кышкы маршрутны исәпкә алу мәсьәләсе һәр яклап тикшерелде  һәм уртак көч белән эш барышында барлыкка килгән кайбер мәсьәләләр хәл ителде.  Шулай ук яңа хезмәткәрләргә белем бирелде.  


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан  4нче номерлы «Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» гы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына кандидатлар исемлегенең төзелүе турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү 2018 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак. Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары нигезендә башкарыла.

Документларны кабул итү вакыты: 2018 елның 12 ноябреннән 2018 елның 20 декабренә кадәр.

Барлык документлар да Дәүләт комитетына турыдан-туры юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшмәкәр яки аның законлы вәкиле тарафыннан тапшырылырга мөмкин, яки салынган документларның исемлеге белән почта аша 420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча җибәрелә ала. Мәгълүматларның яңаруын Дәүләт комитетының сайтында «Дәүләт тикшерүе (күзәтүе) » бүлегендә «Сәнәгый аучылык тикшерүе» өстәмә битендә күзәтегез.​


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 15 ноябрь көнне Татарстан Республикасында каурыйлы киек кошларны аулау  чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, кошларны табуга рөхсәт алган барлык аучыларга, табыш турында мәгълүматны күрсәтеп,  рөхсәтнамәне, аны алу урыны буенча тапшырырга кирәк.

Рөхсәтнамәләрне вакытында кайтармаган өчен административ җаваплылык каралган.


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм ведомство карамагындагы оешмалар берләшеп, Дәүләт комитетының  якын-тирә территориясендә өмә үткәрделәр.

Коелган яфраклардан, ботаклардан һәм коры үләннән газоннар чистартылды, клумбалар чистартылды һәм барлыкка килгән чүп-чар җыештырылды.​


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

А. И. Щеповских исемендәге ДТКТ “Степной” администрациясе хезмәткәрләре, башлыклары Динмөхәммәтов Ф. Н. җитәкчелегендә, Лениногорск шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләрендә берничә экологик белем бирү дәресләре үткәрделәр.

Чараларда 8 нче мәктәп һәм 11 нче мәктәп укучылары актив катнашты. Шулай итеп, өлкән сыйныф укучылары Фәрит Нургалиевич җитәкчелегендә үз мәктәбе территориясендә чыршы үсентеләре утырттылар, ә кече һәм урта сыйныф укучылары өчен биналарда дәресләр оештырылды, анда Фәрит Нургалиевич балаларга табигать саклау чараларын үткәрүнең мөһимлеге, экосистемалар өчен агачларның роле турында сөйләде. Киләчәктә кече сыйныф укучылары өлкән иптәшләренең тәҗрибәсен уртаклашыр һәм үзләре дә агачлар утыртуда һәм шәһәрне яшелләндерүдә катнашыр дип өметләнәбез.​


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вазифаларына кадрлар резервына кертүгә бәйге игълан итә:

Азнакай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы;

Яшел Үзән районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы;

Балык Бистәсе районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек  башлыгы;

Тукай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек  башлыгы.

Үткәрелә торган конкурс турында тулырак мәгълүмат, безнең сайтта  «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган.​


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 31 октябрьдә Татарстан Республикасында бурсыкларга ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, бу төрне табуга рөхсәт алган барлык аучыларга, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, табыш турында мәгълүматны күрсәтеп , рөхсәтнамәләрне, аларны алу урыны буенча, тапшырырга кирәк.

Рөхсәтнамәләрне вакытында кайтармаган өчен административ җаваплылык карала.


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

«Арчаның 3нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»нда, «Экологик ГТО» проектын тормышка ашыру барышында, кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик белем бирү һәм тәрбияләү буенча чаралар  узды. Чарада «Ашыт» тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы катнашты.

Экологик проектның максаты һәм эшчәнлек юнәлеше: укучыларның тере һәм тере булмаган табигать законнары турында белемнәрен арттыру, тере организмнарның әйләнә-тирә мохит белән мөнәсәбәтләренең асылын аңлау, экологик проблемаларга кызыксыну уяту һәм балаларда әйләнә-тирә дөньяга карата тулаем җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.

Балалар белгеч чыгышын кызыксынып тыңладылар, викторинада катнаштылар, чара барышында аларга «Яшь эколог»дигән значоклар тапшырдылар. Иң ахырдан актив катнашучылар һәм укытучылар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.​


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе П. Б. Яцукның  больничныйда булган вакытына,Тукай районының һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аучылык ресурсларын табуга гаризаны кабул итү һәм рөхсәтнамә бирү өчен җаваплы итеп, Алабуга районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Родионов А. В. билгеләнде.

Рөхсәтнамә алу өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:

Алабуга шәһәре, Чапаев ур., 68

89178692865 Родионов Андрей Валерьевич

Рөхсәтнамә алу өчен гаризалар буенча гражданнарны кабул итү графигы:

 Дүшәмбе

15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр - ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр -гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.

Җомга

15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр -ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр - гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.

Шимбә

9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр -ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр - гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.

 


26
октябрь, 2018 ел
җомга

«Зөя буйлары» дәүләт табигый тыюлык белгечләре, сыйныф җитәкчесе Бызова М. А., Сагдеев ис. урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 «А» сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән берлектә,  тыюлык территориясендә «Буа урманчылыгы» ДКУ урман массивларын чүп-чардан һәм калдыклардан чистарту буенча экологик өмә үткәрделәр. Чарада барлыгы 23 укучы һәм 10 ата-ана катнашты. Якынча 3,5 куб. м. чүп-чар җыеп алынды. Әлеге чара буенча эш даими рәвештә дәвам итәчәк.

Шулай ук «Зөя буйлары» дәүләт табигый тыюлык белгечләре, балаларга һәм олыларга урман һәм су ресурсларын саклау, табигатькә сак караш буенча лекция укыдылар. Соңыннан иң актив укучылар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты дипломнары белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International