«Арчаның 3нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»нда, «Экологик ГТО» проектын тормышка ашыру барышында, кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик белем бирү һәм тәрбияләү буенча чаралар узды. Чарада «Ашыт» тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы катнашты.
Экологик проектның максаты һәм эшчәнлек юнәлеше: укучыларның тере һәм тере булмаган табигать законнары турында белемнәрен арттыру, тере организмнарның әйләнә-тирә мохит белән мөнәсәбәтләренең асылын аңлау, экологик проблемаларга кызыксыну уяту һәм балаларда әйләнә-тирә дөньяга карата тулаем җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
Балалар белгеч чыгышын кызыксынып тыңладылар, викторинада катнаштылар, чара барышында аларга «Яшь эколог»дигән значоклар тапшырдылар. Иң ахырдан актив катнашучылар һәм укытучылар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.