Балык тоту кагыйдәләре белән, гражданнар өчен, һәвәскәр балыкчылыкны гамәлгә ашырганда,су биоресурсларын чыгаруның (тотуның) тәүлек нормасы билгеләнде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2018 елның 18 апреленнән 164 номерлы “Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 18 ноябреннән 453 номерлы боерыгы белән расланган, Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен, балык тоту кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы боерыгы белән, һәрбер гражданин өчен, һәвәскәр балыкчылыкны гамәлгә ашырганда, су биоресурсларын чыгаруның (тотуның) тәүлек нормасы билгеләнде.
Татарстан республикасы өчен түбәндәге тәүлек нормалары куелды:
«30.9.5. һәрбер гражданин өчен, һәвәскәр балыкчылыкны гамәлгә ашырганда ,су биоресурсларын чыгаруның (тотуның) тәүлек нормасы (һәвәскәр балыкчылыкны гамәлгә ашырганда андый су биоресурслары өчен, чыгару (тоту) даими яки вакытлыча тыелган очрактан башка) 11.1 таблицада күрсәтелгән:
Таблица 11.1.
|
Су биоресурслар исеме |
Тәүлек чыгару нормасы (тоту) |
|
Корбан балыгы |
5 кг |
|
Судак |
5 кг |
|
Чуртан |
5 кг |
|
Сазан |
5 кг |
|
Кысла |
20 данә |
Барлык төр су биоресурсларны чыгаруның (тотуның) кушылган тәүлек нормасы, шул исәптән 11.1 таблицада күрсәтелгәнәр дә, күбе 5 кг яки аның авырлыгы 5кг арткан очракта бер данә тәшкил итә.Кушылган тәүлек нормасы арткан очракта су биоресурсларын чыгару (тоту) туктатыла.»
Үзгәрешләр 2018 елның 3 июль көнендә үз көченә керә.
Юлларга һаман ешрак зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яраланалар. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр.
Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә яшьлек пошилар, буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.
Моның барысы бергә юл вакыйгаларының шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның нәтиҗәләре гел җитди була. Зур пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану кыргый табигатьтә һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин.Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә.
Бу авыр булмаган кагыйдәләрне саклау, кайгылы нәтиҗәләрне булдырмаска булышачак.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына
-оешманың мәгълүмати ресурслары белән эшләүче белгеч;
- Дәүләт табигать тыюлыгы «Кичкетаң» башлыгы;
- җыелма-анализ сектор мөдире,
- Тәтеш районы (районара) бүлеге буенча җитәкчесе
таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артынан (843)2117381, 2116694 телефоннарыннан, Оksana.Filippova@tatar.ru электрон почта адресыны яки Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, 203 каб. адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елның 30 май көнендә Комиты белән “Ау идарәсе” электрон программасын үстерү буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә ТР МКА , Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре, КФҮ вәкилләре һәм 2014 елда Россия Федерациясенең 9 субъектында, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә кертелгән “Ау идарәсе” электрон программасын эшләүчеләр катнаштылар.
Киңәшмәдә, алдынгы төбәкләр принцибы буенча, гамәлдәге программа моделен яңарту турында карар кабул ителде. Үзгәрешләр, Дәүләт комитеты тарафыннан күрсәтелә торган, аучылык билетларын һәм аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләрне бирү кебек, дәүләт хезмәтләренә кагылырга тиеш. Әлеге үзгәрешләр халыкка әлеге хезмәтләрне алуны гадиләштерүгә юнәлтелгән.
«Чатыр-Тау» дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре белән “Азнакайның 1 нче урта гомум белем бирү мәктәбе”нең, “Азнакайның 7 нче урта гомум белем бирү мәктәбе”нең, “Азнакайның 8 нче урта гомум белем бирү мәктәбе”нең, “Азнакай шәһәре гимназиясе”нең 7-8 сыйныфта укучы волонтерлар-экологлар өчен экскурсия уздырылды. Чарада шулай ук биология, география һәм химия укытучылары Гатауллина С.М., Багауова А.А., Зарипова Р.Н. һәм Салифова Г.М.катнаштылар.
«Чатыр-Тау» дәүләт табигый тыюлык белгечләре, табигатьне яратучыларны, тыюлык территориясендә яши торган сирәк төр хайваннар һәм үсемлекләр белән таныштырдылар, биотөрлелекне саклау өчен уздырыла торган табигатьне саклау акцияләре һәм чаралары турында сөйләп киттеләр, шулай ук алар “ Табигатьне саклау” темасына сөйләшү уздырдылар.
“Чатыр –Тау” тавының матур очы буенча уздырылган экскурсия вакытында, тауның сирәк яшәүчеләрен- байбакларны очратырга һәм язгы үтчәчәкнең чәчәк атуын күзәтергә җай килде.
24 маенда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов белән бергә генераль директоры Агентлыгы стратегик инициативалар буенча С. В. Чупшеваның яңа проектларны алга этәрү Петербург халыкара икътисадый форумында сайт җибәрелдеhttp://i.tatarstan2030.ru/
Сайтта һәр теләгән кеше, үз инициативасын, үзгәрешләр кертү буенча социаль-икътисадый үсеше буенча калдыра ала 2030 елга кадәр (алга таба - Стратегия -2030). Шул ук вакытта бөтен инициативаларны бәяләргә мөмкин. Иң яхшы инициативасы Стратегия-2030 керәчәк.
Моннан тыш, сайтта агымдагы редакциясе стратегия-2030 белән танышырга мөмкин, аның төп юнәлешләре, флагман проектлары, шулай ук мәгълүмат тасмасында - Татарстан Республикасы чаралары өлкәсендә үткән стратигик планлаштыру.
Узган ялларда республика күләмендәге “Татарстанның чиста урманнары” дип исемләнгән табигать саклау акциясе чикләрендә, Дәүләт комитетының “Зөя буйлары” дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре коммуналь калдыклардан урманнарны чистартуда һәм урманның санитар хәленә ярдәм итүдә актив катнаштылар.
Шулай итеп, бу акция чикләрендә, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, республиканың Әгерҗе, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Спасс районнары территориясендәге урманнарны чистарту буенча чаралар уздырылды.
Республика күләмендәге “Татарстанның чиста урманнары” дип исемләнгән табигать саклау акциясе 13.04.2018 елдан 859-р номерлы Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы белән расланды һәм 25 апрельдән 25 июньгә кадәр һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәрге чорларда, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда, уңай санитария-экология хәлен булдыру максаты белән уздырыла.
Профессиональ бәйрәм - чик сакчысы көне белән котлау!
Чик сакчысы көне яз ахырында диярлек үткәрелүен күбесе инде белә, ә нәкъ менә 28 нче майны һәм елдан - елга үзгәрми.
Әмма аның максаты шактый әһәмиятле- Россиянең нинди куәтле дәүләт икәнлеген барысына да күрсәтергә һәм исбат итәргә, безнең чик корал сакчыларының хәрби рухын күтәрергә.
Татарстан республикасының дәүләт комитеты да , хезмәткәрләрне, ветераннарны, чик сакчысы әгъзаларын "Чик сакчысы көне" белән тәбрик итәләр һәм үзләренең хезмәти бурычларына намуслы мөнәсәбәттә булуларына рәхмәт белдерәләр.
Алга таба да сезгә яңа идеяләрнең , уйланылган планнарның тормышка ашырылуын , ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләп калабыз!
Белемнәрне тикшерү 2018 елның 13 июнь көнендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак.
Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә.
Документларны кабул итү вакыты:
- 2018 елның 24 апреленнән башлана;
- 2018 елның 4 июнендә тәмамлана.
Барлык документлар да Дәүләт комитетына турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин - 29 адресына җибәрелергә тиеш.
Мәгълүматның яңаруы артыннан Комитетның сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә күзәтегез.
Хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде. Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды. Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.