ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Язгы ташкын җитү белән бәйле рәвештә,кешеләрнең боз өстендә, ә шулай ук сулыклар янында йөрүнең һәвефсезлек кагыйдәләренә Сезнең игътибарыгызны юнәлтәбез. Кешенең  бозда имин булуының төп шарты булып, бозның калынлыгы куелган көчкә туры килүе тора:

  • Язгы чорда 1 кеше өчен һәвефсезлек күрсәткече- бозның 10 сантиметрдан ким булмаганкалынлыгы;
  • Җәяүле кичү өчен һәвефсезлек күрсәткече- бозның 15 см һәм аннан күбрәк калынлыгы;

Тыя торган билгеләр булган урыннарда бозга чыкмагыз, ә шулай ук, ишелеп төшү мөмкинлеге булганга күрә, текә ярларда тормагыз


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Яз башы һәм каурыйлыларның массакүләм күченү чоры башына, “Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре, Балтач бүлемтекле урманчылык урманчылары һәм МБГБУ “Улисьял башлангыч мәктәп-балалар бакчасы” тәрбияләнүчеләре белән берлектә, Кошлар көненә туры китерелгән, сыерчык ояларын элеп кую буенча акция уздырылды.

Кош оялары балалар бакчасы территориясендә  һәм “Арча урманчылыгы”ның Балтач бүлемтекле урманчылыкның 19нчы квартал урманында эленделәр. Барлыгы 14 сыерчык оясы эленде, тәрбиячеләр һәм 32 тәрбияләнүче катнашты.

 


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Кыш көне һава җитмәгәнлектән үлү (кислород җитмәү) – сулыклар һәм биоресурслар өчен зур афәт.Кышкы һава җитмәүлектән үлү,  калын боз кату белән бәйле рәвештә, һавадагы кислород суга керә алмау нәтиҗәсендә күзәтелә. Һава җитмәгәнлектән үлү, һәрбер аерым сулык чикләрендә, аның аерым бүлемтекләрендә барлыкка килә. Ул бүлемтекләрнең мәйданы елдан ел үзгәреп тора. Кыш көне һава җитмәгәнлектән балыклар үлүен булдырмауның  нәтиҗәле чарасы булып,сулыкларның торышы артыннан өлгер тикшерүне һәм бәкеләрне һәм чокырчыкларны ясау һәм карау буенча вакытлыча биотехник чараларны оештыру тора.

2018 елның 24 март көнендә “Свияжск” дәүләт табигый тыюлыгы инспекторлары белән ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, балыкның һава җитмәгәнлектән үлүен булдырмау буенча чара уздырылды. Куйбышев сусаклагычының Займище бистәсе районында 60 якын чокырчык тишелде.

2018 елның 20 март көнендә, Дәүләт комитеты хезмәткәре Е.П.Жиганов белән,  Татарстан Республикасының Лениногорск районындагы ҖЧҖ«Рысь»  аучылык хуҗалыгы территориясендә хокуксыз дүрт кыр кәҗәсен үтергән һәм эшкәрткән, 2 гражданин табылды һәм тоткарланды.

Полиция хезмәткәрләре белән бу очрак буенча тоткарланучылардан    хокуксыз ау продукциясе,ике кар йөрү машинасы һәм җинаять коралы тартып алынды.  Җинаять эшен ачу турында сорау карала.


23
март, 2018 ел
җомга

  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты  хәбәр итә: “2018 елның 1 августыннан 2019 елның 1 августына кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә аучылык ресурсларын тоту лимитын раслау турында”гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының боерык проектын әзерләү чикләрендә, Татарстан Республикасы районнарында иҗтимагый тыңлаулар узды. Тыңлауларда  пошиларны, кыр кәҗәләрен, селәүсеннәрне һәм бурсыкларны тотуның планлаштырыла торган кваталары турында фикер алышынды


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты  Татарстан Республикасы территориясендә, язгы чорда  кислород җитмәү шартларында балыкның үлү мөмкинлеген булдырмау буенча өстәмә чараларга мохтаҗ, сулык мәйданы бүлемтекләрен билгеләү буенча эш алып бара.

Үзегезнең тәкъдимнәрегезне Сез otdel_vbr@bk.ru электрон адресына җибәрә аласыз, яки 211 66 94 (су биологик ресурслар бүлеге) телефоны буенча хәбәр итә аласыз.


20
март, 2018 ел
сишәмбе

Квоталарга гаризаларны 2018 елның 21 март көненә кадәр бирергә кирәклеге турында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

2-17-2018 еллар хисабы нәтиҗәләре буенча хайваннарның саны турында мәгълүмат  комитетның сайтында “...” бүлегендә урнашкан.

2018-2019 елларга лимитларны нигезләү материалларын әзерләү белән бәйле рәвештә, мәгълүматны үз вакытында тапшыруыгызны сорыйбыз.


19
март, 2018 ел
дүшәмбе

Узган атна төнге салкыннар белән, кышкыча карлы иде. Кыргый хайваннарга булышу өчен, тыюлык  белгечләре төрле биотехник чаралар уздыралар.

Шулай, ”Зөя буйлары” дәүләт табигый тыюлык белгечләре белән, тозлыклар ясау һәм урнаштыру буенча биотехник чара уздырылды. Тозлыклар Татарстан урманнарында яшәүче хайваннарга елның иң авыр вакытында исән калырга булышалар.Барлыгы тыюлык территориясендә 15 тозлык эленде.

“Балтач” дәүләт табигый тыюлык белгечләре белән, “Арча урманчылыгы”ның Балтач бүлемтекле урманчылыкта урнашкан тыюлыкның 76 нчы һәм 80нче квартал  территориясендә, кыргый кабаннарны өстәмә ашату буенча биотехник чара уздырылды.  Бу чараны  уздыру өчен, “Тукай ис. ҖЧҖ” авыл хуҗалыгы оешмасы белән 500 кг. орлык бирелде.


16
март, 2018 ел
җомга

“Ашит” дәүләт табигый тыюлык белгечләре, география укытучысы Хусаинова Н.Г. һәм инглиз теле укытучысы Сабирова Г.А. белән берлектә, "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе"нең 3 һәм 6 сыйныф укучылары өчен, Бөтендөнья  кыргый табигать көненә һәм Халыкара елгалар көненә багышланган ачык дәресләр уздырдылар. Дәресләр барышында укучылар белән  туган якның тыюлыклары, табигый байлыкларны саклау һәм арттыру турында, кешелек өчен су ресурсларының әһәмияте  һәм елгаларны саклау мәсьәләсен чишү юллары турында сөйләштеләр. Укучылар география, экология һәм тирә-юнь өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр. 8 сыйныф укучылары белән, Казансу елгасыннан пычрата торган матдәләрне табу буенча викторина һәм тикшеренү эше уздырдылар. Касанзу табигый һәйкәл булып торуы турында,  елгаларда аерым саклау режимын тотарга кирәклеге турында акцент ясадылар.

“Балтач” дәүләт табигый тыюлык белгечләре белән, ТР Балтач муниципаль районының Карелино авылы балалар бакчасында“Туган як табигате турында” дигән экология дәресе уздырылды. Чарада 75 якын тәрбияләнүче катнашты.


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына  киләсе белгечләр таләп ителә:

- мобилизация эше буенча белгеч;

- хуҗалык бүлеге буенча белгеч;

- мәгълүмати ярдәм сораулары буенча  белгеч;

- “Озын алан” дәүләт табигый тыюлык башлыгы (Тәтеш районы).

 

Тулы мәгълүмат артыннан (843)2117381, 2116694 телефоннар буенча мөрәҗәгать итегез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International