ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2017 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 5 мартында, танк училищесы полигонында аучылык биатлоны буенча ярышлар узачак. Ярышлар 9.00 башлана.


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

В.Г. Тимирясов исемендәге  Казан яңалыклар университетының (ИЭУП) Түбән Кама филиалы студентлары урман буенча чаңгы сәфәрендә һәм Түбән Кама  районының  ачык аучылык  биләмәләрендә кыргый хайваннарның һәм кошларның кышкы  маршрут хисабын уздыруда катнаштылар.

Управление по охране и использоанию объектов животного мира Республики Татарстан сообщает, что 5 марта 2017 года на полигоне танкового училища, состояться соревнования по охотничьему биатлону, начало соревнований в 9:00.


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Федор Сергеевич Батков “Балыкчы. Аучы” исемендәге 11 нче махсус күргәзмәнең тантаналы ачылышында катнашты.  Бу күргәзмәнең максатлары:

- аучылык һәм балыкчылык туризм мәдәнияте  үсешенә булышу;

- Татарстан Республикасы базарына сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү һәм кертү;

- аучылык, балыкчылык, экология туризмы һәм  актив ял итү үсеше өчен россия регионнарының  потенциалын күрсәтү.

Күргәзмә 2017 елның 1 мартыннан 5 мартына кадәр узачак.

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә,Татарстан Республикасының Премьер-министр Урынбасары Вәсил Гаяз улы Шәйхрәзиев катнашуы белән, “ 2016 ел өчен Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга максатлар” темасына Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе коллегиясенең  киңәйтелгән  утырышы узды. Киңәшмә чикләрендә Идарә башлыгы Федор Сергеевич Батков 2016 ел өчен Идарәнең эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм 2017 елга куелган максатлар белән таныштырды.


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе республика территориясенә дуңгызларның африка чумасын кермәү буенча эшен дәвам итә. Шуның белән бәйле рәвештә белешмәлек эшкәртелде. Анда кыргый кабаннар арасында дуңгызларның африка чумасы таралуын булдырмау буенча киңәшләр бирегән.

Белешмәлек Идарәнең сайтында – Аучылык байлыкларының торышы - Хайваннарның йогышлы авыруларны булдырмау, таратмау өчен алдан күрелгән чаралар- Дуңгызларның африка чумасы бүлегендә урныштырылган.


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Республиканың фаунасы өчен иң мөһим  мониторинг рәвеше аучылык байлыкларын санын һәм таралуын билгеләү -кышкы маршрут хисабы- тиздән тәмамлана. Кардагы хайваннар эзен теркәү һәм чишү, һәрбер аучылык хуҗалыгында  һәм Татарстан Республикасы территориясендә гомуми хайваннар төрлелеген һәм фаунаның биотопик бүленешен ачыкларга булыша. Чыгарылган мәгълүматлар үз чиратында, һәрбер төр хайван белән алдагы эшне алып бару буенча,  нигез булып торалар. Ачыкланган сан запасы чикләрендә, саклау, үрчетү һәм төрне куллану чикләрендә аһәңле тиңдәшлек турында сүз бара. Идарәнең район белгечләренә рәсмиләштерелгән хисаплау материалларын вакытында бирү кирәклегенә , Идарә  барлык аучыларның да игътибарын юнәлтә. Хисаплау материаллары 2 мартка кадәр бирелергә тиеш.


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Сезгә уңышлар,  рух дәрте, бетмәс дәрт, нык сәламәтлек һәм үз көчләрегезгә ышаныч телибез.

23 февраль-  хатыннарына тыныч, балаларына  шат, якыннарына уңайлы һәм дусларына ышанычлы булган чын ирләр бәйрәме ул. Сезгә билгеләнгән максатларыгызда уңышлар, иминлек,якыннарыгыздан  аңлау һәм ихтирам телибез.


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе тагын бер тапкыр исегезгә төшерә: 28 февраль көнне кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау чоры тәмамлана.

Шуның белән бәйле рәвештә, табылган хайваннар һәм аларның санын күрсәтеп,  рөхсәтнамә таблицаларын мәҗбүри рәвештә ташырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр бирелгән урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакытында тапшырылмаган рөхсәтнамәләр өчен административ җаваплылык каралган.


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

18 февральдә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре  “Россия чаңгы юллары – 2017” исемендәге Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар. Төп чабышлар Юдино поселогында урнашкан«Локомотив» стадионында уздылар.

Бу көнне бөтен җыелганнарны ТР премьер-министры Вәсил Шәйхрәзиев, VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутаты  Ильдар Гильмутдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрның беренче урынбасары Хәлил Шәйхутдинов, Казан шәһәре буенча Башкарма комитет башлыгының беренче урынбасары  Дамир Фәттахов, ә шулай ук муниципаль хакимият әгъзалары вәкилләре сәләмләделәр.

Чаңгы шууда катнашучыларга карата әйтелгән сәләмләү сүзендә Вәсил Шәйхрәзиев мондый ярышларны уздыру яхшы гадәт булуын билгеләп китте: “ Катнашучылар арасында,  кечкенәдән алып олыларга кадәр, барыгызны да күрү бик күңелле”. Шәйхрәзиев сүзләре буенча, бу көнне  бөтен республика буенча 170000 татарстанлылар катнашты, алар арасында Казан кешеләре 20 000 якын.


17
февраль, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде.  Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр  итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды.  Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International