Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.
Идарәдә коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә бүлегендә узарга мөмкин.
Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.
Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.
2015 елның 10 июленнән № 509 “2016 елның 28 февраленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларын табуга рөхсәт ителгән нормаларны раслау турында” гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары көчкә керде. Аның белән аучылык хуҗалыклары территорияләре буенча аучылык байлыкларын табу нормалары билгеләнде. Алар белән Идарәнең рәсми сайтында “Аучылык байлыкларының торышы” бүлегендә “Аучылык байлыкларын табу” өстәмә битендә танышырга була.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: ФДБО “ Татар регионара ветеринария лабораториясе”ндә кабанның ит сынауларын тикшергәндә, Лаеш районының ҖЧҖ “Салават күпере” аучылык хуҗалыгы” ннан килгән кабан ите сынауларында трихинеллез табылды. Сак булыгыз.
Аучылар өчен белешмә.
Игътибар булыгыз трихинеллез !!!
Татарстан Республикасында трихинелез белән авырый торган кабан табылды. Шуның белән бәйле рәвештә түбәндәге мәгълүматны белергә кирәк:
Авыруның тасвирламасы:
Трихинеллез – эшләү сәләтлелеген югалту белән яный торган,ә аерым очракларда үлемгә китерә торган кеше һәм имезүче хайваннар гельминотозы. Инвазиягә лихорадка, мускул авыртулары,бит шешү, тире бетчәләве, ә авыр очракларда –миокард, үпкә,үзәк нерв системасына тию характерлы.
Инфекция чыганагы – капсула эчендә триххинеллакортлары булган, зарарсызландырылмаган трихинеллезлы итне ашау. Бу авыруны ияртү өчен 10-15 грамм трихинеллезлы итне ашау җитә.
Инфекция йөртүчеләре– аучылык хайваннары - аю, кыргый кабан, бурсык, байбак.
Кабан , бурсык, байбак тота торган Татарстан Республикасы аучылары тиеш:
Трихинеллоскопия уздыру өчен тоткан хайваннарның ит сынауларын ветеринария лабораториясенә бирергә.
Лабораториядән паразит юклыгы турында белешмә алмыйча бу төр хайваннарның итен ашамаска.
Трихинеллезлы итне үзлегеңнән зарарсызландырмаска.
Авыру хайванның гәүдәсен юк итү өчен лабораториягә бирергә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә.Россия Федерациясе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 29.08.2014 елдан № 379 ”Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү тәртибен, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен кирәк гаризаларны бирү тәртибен, һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны, кошларны тоту өчен рөхсәтнамә бланкасы формаларын раслау турындагы” боерыгы белән тәңгәл килеп, 17.06.2015 елдан аучылык байлыкларын табуга яңа рөхсәтнамә формалары кертелә.
Җәй уртасына якынрак Татарстан урманнарында кабан, поши, кыр кәҗәләре, аю балалары ныгыдылар һәм шактый хәрәкәтчән була башладылар. Алар ризык эшләп кырларга баралар, еш кына юл аша чыгалар һәм шунда һәлак булалар.
Шуның белән бәйле рәвештә, машина йөртүчеләрне урманнар, кукуруз һәм көнбагыш кырлары аша узганда, аеруча игътибарлы булырга өндибез. Шуның белән сез хайваннарның гомерен генә түгел, үзегезнекен дә саклап калырсыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның июнь аенда Идарә белән 132 аучылык билеты бирелде.
Еш кына юлларга зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яралана. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр. Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә яшьлек пошилар, буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга. Моның барысы бергә юл вакыйгаларының шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның нәтиҗәләре гел җитди була. Зур пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану кыргый табигатьтә һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин. Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне, аеруча урман аша үтә торган, юлларда һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игьтибарлы булырга өнди. Бу авыр булмаган кагыйдәләрне саклау, кайгылы нәтиҗәләрне булдырмаска булышачак.