2015 елның 26 июнь көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе “ Свияжск аучылык хуҗалыгында”, ә атап әйткәндә ДБО “ Хайваннар саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нең кыргый хайваннар питомнигында Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен экскурсия оештырды. Анда инде ике ел дәвамында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов ярдәмендә, алтай маралын һәм себер кыр кәҗәсен ярым ирекле шартларда үрчетү программасы тормышка ашырыла. Бу көнне Идарә хезмәткәрләре белән, Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балаларга, мараллар һәм кыр кәҗәләре өчен төзелгән яңа вольер буенча экскурсия оештырылды. Экскурсиянең ахыры уенлы бәйгеләр һәм саф һавада уздырылган көндезге аш белән тәмамланды.
1985 елдан башлап, ел саен 27 июнь көнне Бөтендөнья балыкчылар көне билгеләнә. Бәйрәм, Римда 1984 елның июль аенда узган, Балыкчылыкның тәртибе һәм үсеше буенча халыкара конференция карары белән билгеләнде.
Ул көнне күп кенә илләрдә балык тоту буенча ярышлар, төрле семинарлар уздыралар. Уздырыла торган чаралар тәҗрибәле балыкчыларны да, яңа башлаучы һәвәскәрләрне дә җыялар. Соңгы елларда балык тоту ярышында катнашучылар арасында хатын-кызларны да ешрак күреп була. Һичшиксез, балык тоту – рухи һәм физик көчләрне ныгыту өчен яхшы чара булуын аңлаучы кеше күбәйгәннән күбәя бара.
Россиядә Балыкчы көне июль аеның икенче якшәмбесендә билгеләнә.Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:бүген, 25 июнь көнендә Идел елгасында ( Аракчино бистәсе янында) «ProAnglersLeague» исемле көймәдән спиннинг белән балык тоту турнирының беренче этабы башлана. Ул турнир 2015 елның 2 июленә кадәр дәвам итәчәк.
«ProAnglersLeague» турниры 2012 елда барлыкка килде һәм бүгенге көндә Европада көймәдән спиннинг белән балык тоту буенча иң зур профессиональ турнир булып санала. Турнир “тоттың-җибәр” принцибы буенча алып барыла, ягъни бар тоткан балык та суга тере килеш җибәрелә. Шуның белән турнир актив яшәү рәвешен һәм илнең биологик байлыкларына сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалый.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы эксплуатациягә кертелде. Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.
19.06.2015 елда Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең питомнигында Казан ( Идел буе) федераль университет студентлары белән Идарә хезмәткәрләре бергә өмә уздырдылар.
Бердәм эш барышында алтай мараллары һәм кыр кәҗәләре өчен төрле азык әзерләнде. Ул хайваннарның тормышында хәзер бик үзенчәлекле чор – бәтиләү вакыты. Шуңа күрә аларга, күбрәк бәтиләр алып кайтырга булыша торган, балансланган ашату кирәк.
Идарә үзенең булышчыларына рәхмәт белдерә һәм андый нәтиҗәле сәфәрләр регуляр рәвештә үтәчәк дип ышанып кала.
Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүген, 2015 елның 18 июнь көнендә уздырылган аукцион нәтиҗәсендә ҖЧҖ “Беляк” белән аучылык хуҗалыгы килешүе төзелде.
Аукционга куелган җирләр Татарстан Республикасында Бавлы районында урнашкан һәм һәркем керә торган җирләр дәрәҗәсеннән беркетелгән җирләр дәрәҗәсенә түбәндәге чикләрдә күчте.
төньяк – Потапово-Тумбарла авылларыныж көньяк – көнчыгыш ягында урнашкан машина юллары чатыннан (координат ноктасы 54°21'07" N, 53°11'28" E) машина юлы буенча көнчыгыш якка Бавлы шәһәренә таба машина юллары чатына кадәр (координат ноктасы 54°22'08" N, 53°14'01" E), аннары машина юлы буенча 54°22'07" N, 53°14'03" E; 54°21'53" N, 53°14'01" E; 54°21'40" N, 53°14'14" E; 54°21'19" N, 53°15'20" E; 54°21'19" N, 53°15'27" E; 54°21'35" N, 53°16'58" E; 54°22'08" N, 53°17'46" E координат нокталары аша көнчыгышка таба машина юллары чатына кадәр (координат ноктасы 54°22'26" N, 53°17'50" E);
көнчыгыш – машина юллары чатыннан (координат ноктасы 54°22'26" N, 53°17'50" E) машина юлы буенча 54°22'16" N, 53°18'12" E; 54°22'05" N, 53°18'13" E; 54°22'01" N, 53°18'23" E координат нокталары аша көньякка таба, аннары урман кырыеннан 54°21'48" N, 53°18'37" E; 54°21'30" N, 53°18'06" E; 54°21'24" N, 53°18'06" E; 54°21'11" N, 53°18'22" E; 54°20'57" N, 53°18'26" E; 54°20'44" N, 53°19'00" E; 54°20'51" N, 53°19'21" E; 54°20'46" N, 53°20'09" E; 54°20'50" N, 53°20'25" E; 54°20'41" N, 53°20'09" E; 54°20'39" N, 53°20'24" E; 54°20'23" N, 53°20'24" E; 54°20'34" N, 53°20'34" E; 54°20'20" N, 53°20'38" E; 54°20'17" N, 53°20'22" E; 54°20'25" N, 53°19'57" E; 54°20'21" N, 53°19'25" E; 54°20'22" N, 53°18'43" E; 54°20'24" N, 53°18'31" E; 54°20'12" N, 53°18'36" E; 54°19'59" N, 53°18'25" E; 54°20'09" N, 53°17'47" E; 54°20'24" N, 53°17'57" E; 54°20'32" N, 53°17'46" E; 54°20'15" N, 53°17'33" E; 54°19'51" N, 53°17'38" E; 54°19'52" N, 53°17'04" E; 54°20'20" N, 53°16'56" E; 54°20'38" N, 53°16'33" E; 54°20'43" N, 53°16'41" E; 54°20'41" N, 53°17'02" E; 54°20'36" N, 53°17'13" E; 54°20'54" N, 53°17'02" E; 54°20'43" N, 53°16'27" E; 54°20'58" N, 53°16'11" E; 54°21'09" N, 53°15'46" E координат нокталары аша машина юлына кадәр ( координат ноктасы 54°21'08" N, 53°15'44" E), аннары машина юлы буйлап көньякка таба Татар тумбарласы авылына кадәр (координат ноктасы 54°19'17" N, 53°16'55" E), аннан соң авылның төньяк, көнбатыш һәм көньяк чигеннән Шарай авылына алып бара торган авыл юлына кадәр (координат ноктасы 54°18'38" N, 53°16'49" E) һәм аннан соң шул юл буенча 54°18'33" N, 53°16'44" E; 54°18'14" N, 53°16'57" E; 54°17'57" N, 53°17'09" E; 54°17'46" N, 53°17'21" E; 54°17'24" N, 53°17'20" E координат нокталары аша Репьёвка елгасына кадәр (координат ноктасы 54°17'10" N, 53°17'33" E), аннары елга агымы буенча аның Тумбарлинка елгасына кушылган урынына кадәр, аннары Тумбарлинка елгасының агымы буенча Исенгапово авылына кадәр, аннары Исенгапово авылының көньяк чиге буйлап Р239 машина юлына кадәр (координат ноктасы 54°19'30" N, 53°23'13" E), аннары Р239 машина юлы буенча Покровский Урустамак авылы борылышына кадәр, аннары шул юл буенча Покровский Урустамак авылына кадәр, аннан соң Покровский Урустамак авылын һәм Покровский бистәсен төньяктан уратып машина юлына кадәр (координат ноктасы 54°15'29" N, 53°20'22" E), аннары шул юл буенча көнбатышка таба Ваешур авылы янындагы юл чатына кадәр (координат ноктасы 54°15'20" N, 53°19'27" E), аннан соң шул юл буенча 54°15'16" N, 53°19'20" E; 54°15'08" N, 53°19'16" E; 54°15'00" N, 53°19'09" E; 54°14'50" N, 53°18'56" E; 54°14'42" N, 53°18'45" E; 54°14'30" N, 53°18'36" E координат нокталары аша урманга кадәр (координат ноктасы 54°14'11" N, 53°18'15" E), аннары урман кырыеннан, аны төньяк, көнчыгыш һәм көньяк яклардан уратып көнчыгышка таба Булак елгасына кадәр(координат ноктасы 54°11'42" N, 53°19'40" E), аннан соң елга агымына каршы аның тамагына кадәр (координат ноктасы 54°12'50" N, 53°19'09" E);
көньяк – Булак елгасы тамагыннан (координат ноктасы 54°12'50" N, 53°19'09" E) көнбатышка таба кыр юлына кадәр (координат ноктасы 54°12'47" N, 53°19'02" E), аннар шул юл буенча 54°12'39" N, 53°18'48" E; 54°12'39" N, 53°18'39" E; 54°12'29" N, 53°18'37" E; 54°12'17" N, 53°18'34" E; 54°12'10" N, 53°18'42" E; 54°12'00" N, 53°18'41" E; 54°11'57" N, 53°18'33" E; 54°11'39" N, 53°18'40" E; 54°11'39" N, 53°18'46" E; 54°11'33" N, 53°18'53" E; 54°11'28" N, 53°18'54" E; 54°11'16" N, 53°18'56" E; 54°11'03" N, 53°18'39" E; 54°10'57" N, 53°18'36" E; 54°10'49" N, 53°18'23" E координат нокталары аша көньякка таба Измайлово авылына кадәр (координат ноктасы 54°10'34" N, 53°18'17" E), аннары Измайлово авылның төньяк, көнчыгыш һәм көньяк чиге буенча көнбатышка таба машина юлына кадәр (координат ноктасы 54°10'23" N, 53°18'12" E), аннары шул юл буенча машина юлына кадәр (координат 54°10'11" N, 53°17'47" E) ноктасы һәм аннары Поповка авылына кадәр (координат ноктасы 54°11'13" N, 53°14'45" E), аннары Поповка авылын төньяк һәм көнбатыш яктан уратып машина юлына кадәр (координат ноктасы 54°11'03" N, 53°13'52" E);
көнбатыш – Поповка авылыннан чыккан юлдан (координат ноктасы 54°11'03" N, 53°13'52" E) шул юл буенча Алексеевка һәм Удмус авылларын көнбатыш яктан уратып төньякка таба Потапово-Тумбарла авылының көньяк – көнбатыш өлешендә урнашкан машина юллары чатына кадәр ( координат ноктасы 54°21'07" N, 53°11'28" E).
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: балыкларның табигый үрчүенә яхшы шартлар тудыру, аларны саклау һәм рациональ куллану максаты белән, “ Хайваннар дөньясы турында” Федераль Канунның 5,6,6.1. маддәләре белән, “ Балыкчылык һәм биологик су байлыкларын саклау турында”гы Федераль Канунның 43.1 маддәсе белән, ә шулай ук 10.06.2015 елдан № 453 “ Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнында балыкчылык кагыйдәләрен раслау турында”гы Авыл хуҗалыгы министрлыгы Боерыгы белән эш итеп, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларның бассейннарында 2015 елның 25 апреленнән 10 июненә кадәр "Уылдык чәчү-2015" исемле комплекслы өлгер- профилактик операция уздырылды.
Бу операцияне уздыру вакытында , тикшерүче әгъзалар белән, 2015 елның 25 апреленнән 10 июненә кадәр Татарстан республикасында 1056 зат административ җаваплылыкка тарттырылды, браконьерлык очраклары буенча 33 җинаять эше ачылды, 2907 тоту кораллары ( ятьмәләр) тартып алынды, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус авиатөркеме белән территорияне очып чыгулар оештырылды.
Идарәнең ,биологик су байлыкларын саклауга һәм рациональ куллануга, балык тотуга лицензияләре булган, юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә, ә шулай ук браконьерлык очракларын тыюга юнәлтелгән эшчәнлеге дәвам итәчәк.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ике сезон буена Яшел Үзән районында алтай маралын һәм себер кыр кәҗәсен ярым ирекле шартларда үрчетү программасын тормышка ашыра.
Программаның максаты – Татарстан Республикасының аучылык фаунасын баету. Хәзерге көнгә бу төр белән кирәкле дәрәҗәдә эшләү тәҗрибәсе тупланды, аны үрчетү һәм үстерү үзләштерелде, 17 гектар мәйданлы яңа вольер төзелде. Хайваннарның гомуми саны 100 башка кадәр җитте һәм көн саен яңа туган боланнар белән тулылана. Программаның икенче этабы - хайваннарны иреккә чыгару һәм селекциядә куллану.
Татарстан Республикасы территориясе мараллар өчен яраклылыгын алдан тикшерү ( ау белгече Р.Х. Сафин белән уздырылды) , ул төр өчен республиканың экосистемасы гомуми уңай яктан бәяли. Аннан башка тәҗрибә тупларга һәм төрне чыгару методикасын эшкәртергә кирәк. Аның өчен селекция яраксызын - бала тапмаган ана һәм стандарт булмаган мөгезле ата боланнарны куллану планлаштырыла.
Идарә бу юнәлештә актив эшли һәм якын вакытта республика халкы урманнарда, дөньяда иң гүзәл хайванның берсен – затлы боланны очрата алыр.