Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты республика территориясенә африка дуңгыз чумасы вирусының үтеп керүенә юл куймау буенча эшне дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә белешмәлек эшләнде, ул кыргый кабан дуңгызлары арасында африка чумасының таралуын кисәтү буенча тәкъдимнәрне үз эченә алды.
Белешмәлек сайтта СЫЛТАМА буенча урнаштырылды.
Тәтеш шәһәренең «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасында зурырак яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары белән экологик квест-уен оештырдылар. Әлеге чараның максаты уен эшчәнлеге аша экологик культура формалаштыру иде.
Квест барышында маршрут кәгазе буенча балалар дүрт станция уздылар, аларның һәрберсендә биремнәр тәкъдим ителде.
«Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре Похлебкин Е. Н., Сорокина Л. М. «Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт» станциясендә балаларга табышмак чишәргә һәм Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлек пазлларын җыярга тәкъдим итте. Ә «Чүпне аеру» станциясендә балалар чүп-чарны ни өчен аерырга кирәклеген искә төшерделәр һәм кул эшләре ясадылар. Һәр бирем өчен балалар пазл кисәге алдылар, ә барлык станцияләрне үтеп бетергәч, алар буенча карта җыеп бүләк таптылар.
«Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре «Чиста яр» акциясенә кушылды. Ханжин П. С.исемендәге Тәтеш шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укытучылары һәм укучылары, шулай ук «Табигать дуслары» яшьләр берләшмәсе белән бергә, Идел елгасының «Озын Алан» тыюлыгы чигендәге яр буе зонасы пластик шешәләрдән һәм башка каты көнкүреш калдыкларыннан чистартылды. 1,5 кв. километр мәйданда 10 капчык чүп-чар җыелды.
Элегрәк акциядә ,Яшел Үзән районындагы Идел ярларын чистартып, «Зөя» тыюлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Чистай районында Кама елгасы ярында, «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре ДБО ЦВИТОС ЖМ хезмәткәре белән берлектә, Аксубайда яшәүче өч кешене тоткарладылар. Ул кешеләр көймәдән челтәр ярдәмендә законсыз балык тота иделәр. Гражданнарга материал төзелде, көймәләре, тоту кораллары һәм 60 данә балык тартып алынды.
Чистай һәм Болгар шәһәрләрендә танылган фин актеры һәм режиссер Вилле Хаапасало булды, ул Татарстан турында тапшырулар циклын төшерә. Актер Европа тамашачысына Татарстан шәһәрләренең тарихи урыннарын һәм, әлбәттә, җирле табигатьне күрсәтәчәк.
Актерның визиты тыюлык хезмәткәрләре белән очрашу белән тәмамланды, алар үзләренең эшчәнлеге турында сөйләделәр, тыюлык территориясен күрсәттеләр, җирле балыкчылар белән таныштырдылар, аларның осталык серләре турында сөйләделәр, һәм, әлбәттә, барысы бергә балык тотарга киттеләр.
Алда төшерүчеләрне турның дәвамы көтә, аның нәтиҗәсен быел көз көне Фин һәм Европа тамашачылары бәяләячәк. Беренче чыгарылыш 1 сентябрьдә Финляндиянең онлайн-видеоплатформысында актерның үз каналында чыгачак дип көтелә.
Азнакай муниципаль районында Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигать төзелеше һәм судан файдалану кафедрасының 1 нче курс студентлары умырткалылар зоологиясе буенча кыр практикасы узалар. Практиканың төп максаты-аеруча саклана торган табигый территорияләрнең фаунасын карау һәм өйрәнү.
“Чатыр-Тау” тыюлыгы хезмәткәрләре студентлар белән берлектә,, төрле биотоплардагы һәм яшәү урыннарындагы умырткалы хайваннарныңтөр составын билгеләү өчен, “Чатыр-Тау” тыюлыгы территориясенә һәм “Ык елгасы” табигать һәйкәле территориясенә бардылар. “Чатыр-Тау” тыюлыгы башлыгы Кашапов Илназ Рәшит улы студентларга биологик төрләрне, табигый экосистемаларны саклау өчен алып барыла торган чаралар, тыюлыкта очрый торган хайваннарның тормыш үзенчәлекләре турында сөйләде.
Әлеге аеруча саклана торган табигый территорияләрне тикшерү барышында Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләр очрады:кошлардан - ысылдык аккошның гаиләсе, шөлди– саескан, үсемлекләрдән- ап-ак төнбоек.
РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 22 июненнән 795 номерлы “Асрарга тыелган хайваннар исемлеген раслау турында”гы һәм 2019 елның 27 июленнән 819 номерлы “Асрарга тыелган хайваннар исемлегенә кертелгән хайваннарны тоту һәм куллану рөхсәт ителә торган очраклар исемлеген раслау турында”гы карарлары чыкты.
Документларның тексты белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Бөтендөнья балыкчылык көне ел саен бөтен дөньяда 27 июньдә билгеләп үтелә. Беренче тапкыр Бөтендөнья балык тоту көнен 1985 елда билгеләп үтә башладылар. 1984 елның июлендә Римда балыкчылыкны җайга салу һәм үстерү буенча Халыкара конференция узды. Аның карары белән, балык тотарга яратучыларны берләштерә торган ,бу бәйрәм оештырылды.
Бөтендөнья балык тоту көненә «Зөя буйлары» ДТКТ белгечләре Буа районының «Бор» һәм «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерьларында экологик чараларны багышладылар. 240 баланы бәйрәмнең традицияләре, суда һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, табышмаклар әйттеләр. Шулай ук балык тоту турында мавыктыргыч викторина үткәрелде. Һәр чара ахырында иң актив катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә оештырылган мәктәп лагерендә берничә экологик дәрес үткәрделәр. Белгечләр «Табигатьне саклау» темасына әңгәмә үткәрделәр, экосистемада хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк төрләренең роле, биологик төрлелек мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Чара барышында балалар табигать турында үзләренең белемнәре һәм күзәтүләре белән уртаклаштылар, саклана торган табигый территорияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, «Чатыр-Тау»табигать тыюлыгы территориясендә нинди үсемлекләр һәм хайваннар үсүе һәм торуы турында белделәр.
Балалар зур кызыксыну белән экологик конкурсларда, «Табигатьне бергә саклыйк» исемле уен-викторинада катнаштылар. Чараның актив катнашучылары Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр алды.
Кичә, Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре көймә белән акваторияне йөзеп чыккан вакытта ,Балык Бистәсе районы (Масловка авылы янында) ягыннан Алексеевск районы ягына йөзеп барган кыр кәҗәсен күреп алдылар. Ул ана хайван иде.
Хайван хәлсез иде. Бу участокта сулыкның киңлеге якынча 20 км тәшкил итә. Кыр кәҗәсен җайлап көймәгә меңгезделәр һәм ярга алып чыктылар. Ярга чыгу белән ул шунда ук куаклыкларга кереп китте.