«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә оештырылган мәктәп лагерендә берничә экологик дәрес үткәрделәр. Белгечләр «Табигатьне саклау» темасына әңгәмә үткәрделәр, экосистемада хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк төрләренең роле, биологик төрлелек мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Чара барышында балалар табигать турында үзләренең белемнәре һәм күзәтүләре белән уртаклаштылар, саклана торган табигый территорияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, «Чатыр-Тау»табигать тыюлыгы территориясендә нинди үсемлекләр һәм хайваннар үсүе һәм торуы турында белделәр.
Балалар зур кызыксыну белән экологик конкурсларда, «Табигатьне бергә саклыйк» исемле уен-викторинада катнаштылар. Чараның актив катнашучылары Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр алды.