ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2018 ел
сишәмбе

              Хөрмәтле Татарстан Республикасы яшәүчеләре һәм кунаклары, «урман» уңышларын – гөмбәләрне, чикләвекләрне, җиләк-җимешләрне, дару үләннәрен җыю вакыты җитте. Исегезгә төшерәбез:  урманга бару, урман яшәүчеләре (кабаннар, пошилар, кыр кәҗәләре, аюлар, төлкеләр) белән очрашуга китерергә мөмкин ,аларның хәзер яшь балалары бик актив үсеп килә. Шуңа күрә урманда йөргән вакытта күзәтүчән булуыгызны һәм япа-ялгыз йөрмәвегезне сорыйбыз.

             Өстәмә хәбәр итәбез: әгәр Сез урман уңышларын  махсус саклана торган территориядә җыярга җыенсагыз –  монда җәнлекләр белән очрашу ешрак булачак.  Республиканың күп еллар дәверендә саклана торган  тыюлыкларында  хайваннар тыгызлыгы күтәрелде һәм аларның кеше алдында куркулары өлешчә төште. Моннан тыш, тыюлыкларда кайбер чикләүләр бар, аларны  тыюлык чикләре буенча куелган махсус аншлакларда укырга кирәк.

          Сезгә уңышлы «тын» ау телибез.

              Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:  2018 елның 1 нче яртыеллыгында  Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша https://uslugi.tatarstan.ru,   һәвәскәр һәм спорт ау максаты белән, аучылык байлыкларын табуга 1178 рөхсәтнамә бирелде.


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

              Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: иртәгә  кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына җирәбә салуда катнашу өчен гаризаларны кабул итүнең соңгы көне (сәгать 16.00 кадәр).

              Гариза  түбәндәге ысуллар белән бирелә ала:

- шәхси;

- электрон рәвештә  Anna.Mironova@tatar.ru электрон почта адресына;

- почта аша: 420021, РТ, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 103нче кабинет.

            Барлык сораулар буенча, 8843-211-70- 78 телефоныннан хайваннар дөньясын күзәтү бүлегенә  мөрәҗәгать итәргә.

            2018 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул санда җирәбә салуда катнашу өчен тәкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында http://ojm.tatarstan.ru  “ Эшчәнлек”  бүлегендә “2018 елда җирәбә салу буенча мәгълүмат” өстәмә битендә  урнаштырылдылар.  БҮЛЕККӘ  ССЫЛКА


3
август, 2018 ел
җомга

 Күптән түгел генә Казан халкы Урта Кабан күлендә аккошның үлеме  турындагы хәбәрне ишетеп кайгырды.

Сезне башка хәбәр белән сөендерергә телибез. Түбән Кабан күлендә ысылдавык аккошларның пары инде 10 көн үзләренең 5 баласын үстерә.  Аккош балалары  сәламәт һәм нык булып күренә. Алар  үсәчәк һәм тагын озак вакыт халыкны сөендерәчәк дип ышанабыз.

Түбәндә фоторәсемнәр белән таныша аласыз.

Бүген, 3 августта, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән,  ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.1маддәсе буенча,  Балык бистәсе районында административ хокук бозу ачыкланды, атап әйткәндә Татарстан Республикасының Кызыл китабында булган биологик төр(чөгә балыгы) белән сәүдә итү (физик затка 2 меңнән 4 мең сум күләмендә штраф).

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: хокуксыз тотылган балыкны сатып алып, сез браконьерлыкка юл куясыз. Ә  шулай ук, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы тикшерелмәгән балыкны ашап, үз тормышыгызны һәм сәламәтлегегезне куркыныч астына куясыз.


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына җирәбә салуда катнашу өчен гаризаларны кабул итүен дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез,гаризалар 7 августка (сишәмбе) сәгать 16.00 кадәр кабул ителәләр.

Гариза  түбәндәге ысуллар белән бирелә ала:

- шәхси;

- электрон рәвештә  Anna.Mironova@tatar.ru электрон почта адресына;

- почта аша: 420021, РТ, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 103нче кабинет.

Барлык сораулар буенча, 8843-211-70- 78 телефоныннан хайваннар дөньясын күзәтү бүлегенә  мөрәҗәгать итәргә.

2018 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул санда җирәбә салуда катнашу өчен тәкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында http://ojm.tatarstan.ru  “ Эшчәнлек”  бүлегендә “2018 елда җирәбә салу буенча мәгълүмат” өстәмә битендә  урнаштырылдылар.  БҮЛЕККӘ  ССЫЛКА

«Зөя буйлары» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре ТР Экология һәм табигать байлыгы министрлыгының Идел арты территориаль идарәсе, «ТР аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте» РИО Буа бүлеге белән бергә, җирле телевидение чакыртып, «Зөя елгасы» табигать һәйкәленең яр буйларын чистартканнар. Бу өмәдә 20дән артык кеше катнашкан, 3 м3 каты көнкүреш чүп-чар җыелган. «Зөя буйлары» дәүләт табигать тыюлыгының башлыгы Гибадуллин И.И. интервью биргән, шунда Зөя елгасында һәм тыюлыкта йөрү кагыйдәләрен сөйләгән.

Шуны әйтеп китәргә кирәк, бу атнада җәмәгатькә тыюлыкта күз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү максаты белән тыюлык чикләре һәм аерым саклау тәртибе язылган яңа мәгълүмат аншлаглар куелган.


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

          Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты  ДБҺБО  “Лубян урман-техник колледжы”на  ,  студентларны укыту буенча “ Аучылык белгече һәм җәнлекләр белгече” исемле яңа юнәлеш кертеп, Татарстан Республикасының  аучылык хуҗалыгы  үсешенә өлеш керткән өчен рәхмәтен белдерә. Без алдагы нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышанабыз һәм сезнең үсешегездә уңышлар телибез.

          Татарстан Республикасының  Минзәлә районында су биоресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика киңәшмәсе эшчәнлеге  кысаларында,  Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә ташландык тоту коралларыннан чистарту буенча чаралар үткәрелә.

 

         Районара бүлек башлыгы Шайхетдинов Р.Я. һәм иҗтимагый оешмалар катнашуында, соңгы атна эчендә, сулыктан 173 браконьерлык кысла тоткычлары һәм 15 ятьмә тартып чыгарылды. Шул  ук вакытта  415 кысла, 6 җәен балыгы һәм 31 корбан балыгы  кире суга кайтарылды.


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

              «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Ахмәтзанов Р.З. һәм Абдрахманова Г.И. «Без – Тукай оныклары» укучылар өчен төбәк палаткалы лагерьдә кунакта булганнар. Балалар белән очрашу ТР Арча районының Яңа Кырлай авылының Мәдәният йортында узган. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык бала катнашкан. Балалар аерым сакланган табигать территорияләре, Татарстан Республикасының үсемлекләре һәм хайваннары, безнең республикабызның Кызыл китабының яшәүчеләре турында күп кенә яналыклар һәм кызык фактлар белгәннәр.

              Шунсы гаҗәп, лагерь «Тукай-Кырлай урманы» дип аталган табигать һәйкәленнән ерак түгел урнашкан, бу чара катнашучыларны бигрәк тә кызыктырган. Балалар сораулар биргәннәр, тәэсирләре белән уртаклашканнар. Чара ахырында актив катнашучылар ТР биологик ресурслар буенча дәуләт комитетының мактау кәгазләре белән бүләкләнгәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International