Татарстанда ел саен 25 апрельдән, “Ел саен уздырыла торган “ Уылдык чәчү” чарасын уздыру турында”гы Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы белән тәңгәл килеп,һәвәскәр балыкчылар өчен уылдык чәчү вакытында тыюлар гамәлгә керә. Бу вакытта барлык диярлек региональ министрлыклар һәм идарәләр су биологик ресурсларының саклыгын тәэмин итәргә тиешләр.
Уылдык чәчү вакытында эшли торган Һәвәскәр балыкчылык кагыйдәләре җиңел һәм канун тотучы балыкчыларга билгеле: ярдан гына тоту һәм ыргагы икедән дә артмаган кармакка тоту.Сирәк булса да тыюны бозган гражданнар да булгалый: яки көймәдән балык тоталар, яки яңа спиннингны сынап карыйлар. Андый бозучылар явыз дип саналмыйлар, аларга штраф салалар һәм җибәрәләр. Тыюларны системалы рәвештә усал ният белән бозучы браконьерлар – башка хәл. Алар елгаларны ятьмәләр белән киртәләп куялар,балык тоту өчен төрле вәхши җайланмалар кулланалар. Менә шулар белән табигать саклау идарәләре чын сугыш алып баралар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елның 18 һәм 19 апрель көннәрендә,язгы ау чорын ачу соравы буенча ауны кулланучылар белән киңәшмәләр уздырылды.
Киңәшмәдә киләчәк чорда ау кагыйдәләрен саклауга аерым игътибар юнәлтелде.
Язгы чорның үзенчәлекләре белән бәйле күп кенә чикләүләр булуын исегезгә төшерәбез.
Ауга чыгар алдыннан үзегезнең белемнәрегезне тикшерергә катгый киңәш итәбез.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына
таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артынан (843)2117381, 2116694 телефоннарыннан, Оksana.Filippova@tatar.ru электрон почта адресыны яки Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, 203 каб. адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Татарстан районнарында, кошлар көненә һәя яз каршылауга багышланган бәйрәмнәр дәвам итәләр.
Шулай итеп, акция ТР Спасс районының “Болгар 1нче урта белем бирү мәктәбе”ндә узды. “Спасс” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәре Мурзак Л.А. балаларга кошларның яшәеше турында, тирә-якка сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләде. Балалар үз чиратында кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар оттылар, “Кошлар йорты” бәйгесенә үзләренең сыерчык ояларын тәкъдим иттеләр. Иң яхшы оя өчен Комит дипломы белән бүләкләнделәр. Бәйрәм ахырында барлык кош ояларын да мәктәп бакчасына элделәр.
“Ашит” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Ахметзянов Р.З. һәм Абдрахманова Г.И. “Иске Өзем урта белем бирү мәктәбе”ндә дәрес уздырдылар. Аның барышында башлангыч сыйныф укучылары катнашында акыл уены уздырылды. Чара ахырында мәктәп ишек алдында сыерчык ояларын элеп куйдылар. Актив катнашучыларга Комитеттан грамоталар һәм бүләкләр бирделәр.
“Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре һәм Балтач районы буенча бүлек башлыгы Сабиров А.А. белән сыерчык ояларын ясау буенча бәйге уздырылды, ә соңыннан ТР Балтач районының “Балтач гимназиясе” укучылары һәм укытучылары белән бергә аларны элү буенча чара уздырылды. Кош йортлары 38 данә санында гимназия янында эленеп куелды.
“Азнакай 1нче урта белем бирү мәктәбе”ндә, “Чатыр Тау” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре биргән, ачык дәресләр узды. Укучылар кошлар турында докладлар белән чыгыш ясадылар, кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләделәр. Дәрес ахырында иң яхшы рәсемгә бәйге уздырылды, приз алучыларга Комитет грамоталары тапшырылды.
Узган ялларда Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, Татарстан Республикасы территориясендә күзәтү чаралары алып барылды. Күзәтү барышында Чистай районында , хокуксыз 3 баш кондыз тоткан өчен, ике җирле яшәүче тоткарланды. Полиция белән, тоткарланганнарга карата, РФ ҖК 258 маддәсенең 1 бүлеге буенча җинаять эше ачу турында сорау карала.
13.04.2018 Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, гомуми бүлек башлыгы, су биологик ресурслары бүлеге башлыгы, хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм Әгерҗе районы буенча аерым саклана торган тәбигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район(районара) башлыгы урынынаТатарстан Республикасының дәүләт хезмәте вазифаларын алмаштыруга бәйгеләр уздырылды.
Татарстан Республикасында чираттагы халыкара табигатьне саклау акциясе “Парклар маршы” старт ала. Быел ул “ Яшьләр һәм табигать –уртак киләчәк” шигаре астында үтә.
Климат үзгәрүдә беребезнең дә шөбһәсе калмагандыр инде. Бу бик тиз үзгәрүләр, углеводород ягулыгы куллану, көчле авыл хуҗалыгы һәм башка хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә гаять зур күләмнәрдә атмосферага эләгә торган парник газлары аркасында барлыкка килә.
Климат табигый оешмаларны бетерү нәтиҗәсендә дә үзгәрә. Урманнар киселә, сазлыклар киптерелә, океаннар пычратыла. Ә бит нәкъ табигый экосистемалар- кеше белән аз тиелгән табигый комплекслар – Җирдәге климатны көйлиләр, аның стабильлеген тәэмин итәләр. Кешеләр өчен яхшы климат шартларын булдыруның башка чаралары юк.
Климат үзгәрү бөтен җирдә сизелә: һава торышының какшалуы, күнегелмәгән һава торышы күренешләре ( кыш көне яңгыр ява, җәй көне боз төшә, тәүлек эчендә температура кискен алмашына), су басуларның, корылыкның, каты җилләрнең, урман янгыннарының ешлыгы һәм көче арта; диңгез ярлары ашала, уңышлар югала......
Ләкин 20-30 елдан климат үзгәрешләре, күпчелек кеше өчен куркыныч, фаҗигалы нәтиҗәләргә алып килергә мөмкин. Хәзерге вакытта балалар бакчасына йөрүчеләргә, мәктәптә һәм университетта укучыларга, яңа авыр шартларда яшәргә һәм эшләргә туры киләчәк. Аларның җиңеп чыгу мөмкинлеге булсын өчен, бүгеннән үк яшь буынны табигатьне- кешеләрнең тормышы өчен яраклы экологик шартлар тудыручы безнең бердәнбер ышанычның- кадерен белергә һәм аны якларга өйрәтергә кирәк.
Парклар маршының төп мәсьәләләренең берсе – балаларны һәм яшьләрне табигатьне актив һәм аңлап җиткереп саклауга тарту. 2018 ел Россиядә Иреклеләр елы дип игълан ителде. Ул яшьләрне үзләренең киләчәген төзүгә тарту өчен, өстәмә стимул булырга мөмкин.
Табигатьне саклау өчен, табигать белән дә, җәмгыять белән дә таләп ителә торган, актив эшчәнлек вакыты җитте. Әйдәгез бергә эш итик. Әйдәгез кыйммәтле табигый территорияләрне саклауда булышыйк, үзебезнең региондагы актуаль табигатьне саклау чараларында катнашыйк, аларны башлап җибәрик.
13.04.2018елдан 106-од номерлы Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе боерыгы белән, Татарстан Республикасында табигатьне саклау акциясе “Парклар маршы”н уздыру Программасы расланды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: кошларга язгы ау чоры вакыты 2018 елның 23 апреленнән алып 7 маена кадәр, ачык аучылык җир-суларына рөхсәтнамәләрне бирү 2018 елның 16 апреленнән башланачак. Гаризаларны кабул итү Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләр порталы аша, ә шулай ук түбәндәге график буенча, рөхсәтнамәләр бирү пунктларында алып барылачак.
|
Дүшәмбе |
15.00 - 19.00 |
|
Җомга |
15.00 - 19.00 |
|
Шимбә |
09.00 - 13.00 |
2018 елда Татарстан Республикасының ачык аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамәләр бирү пунктлары
|
№ |
Муниципаль район |
Җаваплы затның фамилиясе, исеме, атасының исеме |
Телефон |
Муниципаль районда бүлекчә адресы |
|
1 |
Әгерҗе |
Хузәхмәтов Эдуард Миннәхмәт улы |
89063334062 |
Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 70 йорт |
|
2 |
Азнакай |
Хәмидуллин Ирек Айрат улы |
89673688784 |
Азнакай шәһәре, Хасаншин урамы, 18 |
|
3 |
Аксубай |
Крайнов Николай Фёдорович |
89393987595 |
штп. Аксубай , Ленин урамы, 8 йорт, 2каб. |
|
4 |
Алексеевск |
Самсонов Сергей Николаевич |
89372877304 |
штп. Алексеевский, Куйбышев урамы, 85 йорт |
|
5 |
Әлки |
Ерусланов Андрей Николаевич |
89274180019 |
Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 56 йорт |
|
6 |
Әлмәт |
Муртазин Айдар Гомәр улы |
89393987939 |
Әлмәт ш., Әминов урамы, йорт 9а |
|
7 |
Арча |
Галимзянов Ильхам Мәхмүт улы |
89172749888 |
Арча, Интернациональный урамы,41 йорт |
|
8 |
Баулы |
Миназов Азат Раушат улы |
89375921631 |
Баулы шәһәре, Лесхоз ур., 1 йорт, 3 каб. |
|
9 |
Бөгелмә |
Гиниатуллин Шамиль Камиль улы |
89272419253 |
Бөгелмә шәһәре,. Гафиатуллин ур., 30 йорт, 56 к. |
|
10 |
Чүпрәле |
Филин Михаил Александрович |
89673662743 |
Буа шәһәре , Р.Люксембург ур., 159йорт |
|
11 |
Биектау |
Игнатьев Дмитрий Анатольевич |
89178876617 |
Биектау ст., Советская ур, 9 йорт |
|
12 |
Алабуга |
Родионов Андрей Валерьевич |
89178692865 |
Алабуга шәһәре, Чапай ур., 68йорт |
|
13 |
Зәй |
Минебаев Фоат Минегали улы |
89673662746 |
Зәй шәһәре, Никифоров урамы, 71 йорт |
|
14 |
Яшел Үзән |
Хрычёв Виктор Сергеевич |
89172594850 |
Яшел Үзән шәһәре, Гоголь ур., 40а |
|
15 |
Кайбыч |
Алеев Самат Нурулла улы |
89673662737 |
Зур Кайбыч авылы, М.Закиров ур., 1 йорт |
|
16 |
Лаеш |
Воробьев Николай Николаевич |
89033134830 |
Лаеш шәһәре, М.Ульянова ур., 54 йорт, 2 подьезд, 1 каб. |
|
17 |
Лениногорск |
Жиганов Евгений Павлович |
89600504518 |
Лениногорск шәһәре, Куйбышев ур., 21 йорт, 2 этаж |
|
18 |
Мамадыш |
Шакиров Ринат Мустафа улы |
89173940230 |
Мамадыш шәһәре, Ленин ур., 1/22 йорт |
|
19 |
Мөслим |
Муринов Владимир Дмитриевич |
89274519754 |
Мөслим шәһәре, Ф.Рашитов ур., 40 йорт |
|
20 |
Түбән Кама |
Иванов Эдуард Павлович |
89173951328 |
Түбән Кама шәһәре, Кызыл ачкыч р-ны, Яр буе ур., 1 йорт, 1 этаж |
|
21 |
Яңа Шешмә |
Жарёхин Вячеслав Владимирович |
89600504580 |
Чистай шәһәре, К. Маркс ур., 46 йорт, 24 каб. |
|
22 |
Норлат |
Мустафин Ренат Салих улы |
89297213822 |
Норлат шәһәре ,Складской ур., 5 йорт |
|
23 |
Балык Бистәсе |
Макаров Владимир Иванович |
89393987678 |
Балык Бистәсе поселогы , Наратлы ур., 11йорт |
|
24 |
Сарман |
Зәйнуллин Нияз Бирнат улы |
89172666282 |
Сарман авылы, Куйбышев ур., 86 йорт |
|
25 |
Спасс |
Коптелов Алексей Александрович |
89673662748 |
Болгар шәһәре, Хирург Шеронов ур., 21 йорт ,каб.5 |
|
26 |
Тәтеш |
Савельев Евгений Николаевич |
89276759463 |
Тәтеш шәһәре, Свердлова ур., 61 |
|
27 |
Тукай |
Яцук Павел Борисович |
89600713399 |
Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, 118 каб |
|
28 |
Чиремшән |
Мәксумов Фәрит Фатых улы |
89274222044 |
Чиремшән авылы , 22 Партсъезд ур., 54 йорт, 2 каб. |
|
29 |
Чистай |
Жарёхин Вячеслав Владимирович |
89600504580 |
Чистай шәһәре, К. Маркс ур., 46 йорт, 24 каб. |
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: кошларга язгы ау чоры вакыты 2018 елның 23 апреленнән алып 7 маена кадәр, ачык аучылык җир-суларына рөхсәтнамәләрне бирү 2018 елның 16 апреленнән башланачак. Гаризаларны кабул итү Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләр порталы аша, ә шулай ук түбәндәге график буенча, рөхсәтнамәләр бирү пунктларында алып барылачак.
|
Дүшәмбе |
15.00 - 19.00 |
|
Җомга |
15.00 - 19.00 |
|
Шимбә |
09.00 - 13.00 |
2018 елда Татарстан Республикасының ачык аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамәләр бирү пунктлары
|
№ |
Муниципаль район |
Җаваплы затның фамилиясе, исеме, атасының исеме |
Телефон |
Муниципаль районда бүлекчә адресы |
|
1 |
Әгерҗе |
Хузәхмәтов Эдуард Миннәхмәт улы |
89063334062 |
Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 70 йорт |
|
2 |
Азнакай |
Хәмидуллин Ирек Айрат улы |
89673688784 |
Азнакай шәһәре, Хасаншин урамы, 18 |
|
3 |
Аксубай |
Крайнов Николай Фёдорович |
89393987595 |
штп. Аксубай , Ленин урамы, 8 йорт, 2каб. |
|
4 |
Алексеевск |
Самсонов Сергей Николаевич |
89372877304 |
штп. Алексеевский, Куйбышев урамы, 85 йорт |
|
5 |
Әлки |
Ерусланов Андрей Николаевич |
89274180019 |
Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 56 йорт |
|
6 |
Әлмәт |
Муртазин Айдар Гомәр улы |
89393987939 |
Әлмәт ш., Әминов урамы, йорт 9а |
|
7 |
Арча |
Галимзянов Ильхам Мәхмүт улы |
89172749888 |
Арча, Интернациональный урамы,41 йорт |
|
8 |
Баулы |
Миназов Азат Раушат улы |
89375921631 |
Баулы шәһәре, Лесхоз ур., 1 йорт, 3 каб. |
|
9 |
Бөгелмә |
Гиниатуллин Шамиль Камиль улы |
89272419253 |
Бөгелмә шәһәре,. Гафиатуллин ур., 30 йорт, 56 к. |
|
10 |
Чүпрәле |
Филин Михаил Александрович |
89673662743 |
Буа шәһәре , Р.Люксембург ур., 159йорт |
|
11 |
Биектау |
Игнатьев Дмитрий Анатольевич |
89178876617 |
Биектау ст., Советская ур, 9 йорт |
|
12 |
Алабуга |
Родионов Андрей Валерьевич |
89178692865 |
Алабуга шәһәре, Чапай ур., 68йорт |
|
13 |
Зәй |
Минебаев Фоат Минегали улы |
89673662746 |
Зәй шәһәре, Никифоров урамы, 71 йорт |
|
14 |
Яшел Үзән |
Хрычёв Виктор Сергеевич |
89172594850 |
Яшел Үзән шәһәре, Гоголь ур., 40а |
|
15 |
Кайбыч |
Алеев Самат Нурулла улы |
89673662737 |
Зур Кайбыч авылы, М.Закиров ур., 1 йорт |
|
16 |
Лаеш |
Воробьев Николай Николаевич |
89033134830 |
Лаеш шәһәре, М.Ульянова ур., 54 йорт, 2 подьезд, 1 каб. |
|
17 |
Лениногорск |
Жиганов Евгений Павлович |
89600504518 |
Лениногорск шәһәре, Куйбышев ур., 21 йорт, 2 этаж |
|
18 |
Мамадыш |
Шакиров Ринат Мустафа улы |
89173940230 |
Мамадыш шәһәре, Ленин ур., 1/22 йорт |
|
19 |
Мөслим |
Муринов Владимир Дмитриевич |
89274519754 |
Мөслим шәһәре, Ф.Рашитов ур., 40 йорт |
|
20 |
Түбән Кама |
Иванов Эдуард Павлович |
89173951328 |
Түбән Кама шәһәре, Кызыл ачкыч р-ны, Яр буе ур., 1 йорт, 1 этаж |
|
21 |
Яңа Шешмә |
Жарёхин Вячеслав Владимирович |
89600504580 |
Чистай шәһәре, К. Маркс ур., 46 йорт, 24 каб. |
|
22 |
Норлат |
Мустафин Ренат Салих улы |
89297213822 |
Норлат шәһәре ,Складской ур., 5 йорт |
|
23 |
Балык Бистәсе |
Макаров Владимир Иванович |
89393987678 |
Балык Бистәсе поселогы , Наратлы ур., 11йорт |
|
24 |
Сарман |
Зәйнуллин Нияз Бирнат улы |
89172666282 |
Сарман авылы, Куйбышев ур., 86 йорт |
|
25 |
Спасс |
Коптелов Алексей Александрович |
89673662748 |
Болгар шәһәре, Хирург Шеронов ур., 21 йорт ,каб.5 |
|
26 |
Тәтеш |
Савельев Евгений Николаевич |
89276759463 |
Тәтеш шәһәре, Свердлова ур., 61 |
|
27 |
Тукай |
Яцук Павел Борисович |
89600713399 |
Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, 118 каб |
|
28 |
Чиремшән |
Мәксумов Фәрит Фатых улы |
89274222044 |
Чиремшән авылы , 22 Партсъезд ур., 54 йорт, 2 каб. |
|
29 |
Чистай |
Жарёхин Вячеслав Владимирович |
89600504580 |
Чистай шәһәре, К. Маркс ур., 46 йорт, 24 каб. |
Хөрмәтле гражданнар, Татарстан Республикасының “Халык тикшерүе” дәүләт мәгълүмати системасында “Су биологик ресурсларын хокуксыз тоту (табу)” категориясе барлыгы турында, Сезнең исегезгә төшерәбез.
Тоту коралларын (ятьмәләр, кысла тоткычлары һ.б.) хокуксыз куллануны ачыклаган очракта, Сез ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov/), ачыкланган бозу турында хәбәр бирә аласыз.
Вәкаләтле вазыйфаи затлар, үзләренең вәкаләтләре чикләрендә, хәбәрдә булган бозулар буенча тикшерү уздырачаклар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: март аенда татарстан Республикасының Биектау муниципаль районында “Трофей” исемле аучылык хуҗалыгы оештырылды.
Бу аучылык хуҗалыгы буенча кирәкле мәгълүматны, Татарстан Республикасының “Трофей” исемле региональ иҗтимагый оешма сайтында http://www.trofeyrt.ru адресы буенча алырга була.