2017 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасының Норлат районында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүлегенең хезмәткәрләре белән, 3 баш соры куянны хокуксыз тоткан өчен, гражданнар төркеме тоткарланды. Хәзерге вакытта җинаять эше ачу турында сорау карала.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 12 апреленнән УП-303 номерлы “Федераль әһәмияттәге аерым саклана торган табигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендә аучылык биләмәләрендә аулау параметрларын билгеләү турында”гы боерыгы белән туры килеп, Татарстан Республикасының Норлат районында соры куянны аулау тыела.
ТР Әгерҗе муниципаль районының Көчек урта белем бирү мәктәбендә, районның урта белем бирү оешмаларының укытучылары өчен, “Табигатьне саклау өлкәсендә белем бирү оешмаларының экологик мәгариф һәм тәрбияләү өлкәсендә берләшү” темасына район күләмендә семинар-практикум узды. Аның эшендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарә белгече, региональ әһәмияттәге “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыгы белгече, ТР Әгерҗе районының, авылларның администрациясе һәм массакуләм мәгълүмат чаралары катнаштылар.
Семинарның максаты булып, Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында,белем бирү оешмалары укытучыларының экологик белем бирү һәм тәрбияләү буенча тәҗрибәне гомумиләштерү, укытучыларның иҗади потенциалын үстерү, аларның экологик белем бирү һәм тәрбияләү өлкәсендә компетентлылыгын күтәрү тора иде.
Экологик белем бирү һәм тәрбияләү өлкәсендә эш тәҗрибәсенә Күргәзмә-презентация ясаган чарада “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыгы коллективы катнашты.
Тыюлык башлыгы А.Г.Файзуллин семинар катнашучылары алдында доклад белән чыгыш ясады һәм аерым осталык күрсәткән укытучыларга тыюлык администрациясе исеменнән, тирә -якны саклау һәм тыюлык эшен үстерү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен, дипломнар һәм бүләкләр бирде.
2017 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, 09.01.2014 елдан 4нче номерлы “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына таләпләрне белүгә тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы Табигать министрлыгы Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына таләпләр белүне тикшерү уздырылды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш итү буенча белгеч , мобилизация эше буенча белгеч, кадрлар хезмәтенә белгеч, эш башкару буенча белгеч таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча яки (843) 2117381 телефоныннан мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.08.2012 елдан 676 номерлы “Татарстан Республикасының “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасын эшләтү чикләрендә, гражданнарның, дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзалары һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә әгъзаларының үзара электрон бәйләнеше ”турындагы боерыгының яңа басмасы чыгу белән бәйле рәвештә, категорияләр исемлеге кайбер үзгәрешләр кичерде.
3 яңа категория өстәлде:
1) “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)”- гражданнарны браконьерлык мәсьәләсе белән көрәшү максаты белән;
2) “ Су объектында киң таралган файдалы казылмаларны хокуксыз табу”- файдалы казылмаларны табу һәм баржаларга тутыру очраклары турында хәбәр итәргә мөмкинлек барлыкка килде;
3) “Парклар һәм скверлар” категориясе, Республикасы “Парклар һәм скверлар” программасына кертелгән паркларның һәм скверларның хәле артыннан күзәтү өчен кертелә.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Сезнең игътибарыгызны юнәлтә: соңгы елларда Татарстан шәһәрләре территориясендә без һаман ешрак кышка калган су йөзүче кошларны очрата алабыз. Төп исәпне, ияләшкән паркларны һәм күлләрне ташлап китәргә теләмәүче, кыр үрдәкләре тәшкил итә. Кошлар инде кешеләргә ияләштеләр, җәй көне үрдәк бәбкәләрен кешеләр янында йөртәләр,ә ризыкны, кыргый табигатькә караганда, шәһәрдә табуы асатрак. Шәһәр кыр үрдәкләре әкренләп, алар өчен яңа яшәү тирәлеген үзләштерделәр һәм хәзерге вакытта бу кагыйдә булып килә. Үрдәкләр, катмый торган күлләргә күчеп, уңышлы гына кышлыйлар.
Су йөзүче кошлар каткан күлләрдә кала дип борчылырга кирәк түгел. Әгәр дә каурыйлылар сәламәт булсалар, табигатьтә үзләре дә исән кала алалар. Сезне битараф калмаска һәм кыш көне кошларны өстәмә ашатырга сорыйбыз.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, 07.12.2017 елны белемнәр тикшерүне уздыру өчен, сәнәгый аучылык инспекторы булуга кандидатлар исемлеген формалаштырып бетерүе турында хәбәр итә. Исемлек белән http://ojm.tatarstan.ru/rus/proizvodstvenniy-ohotnichiy-kontrol.htm . сылтамадан үтеп танышырга була.
Республикада ачык аучылык биләмәләренә аучылык ресурсларын табуга электрон рәвештә гаризаларны кабул итү эше кертелү турында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә. Хәзерге вакытта эксперимент рәвешендә гаризаларны кабул итү Мөслим һәм Спасс муниципаль районнарына карата гына алып барыла. Алга таба мондый хезмәтне Татарстан Республикасының барлык ачык аучылык биләмәләренә карата кертергә планлаштырыла.
Гаризалар Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләр порталында кабул ителүенә сезнең игътибарыгызны юнәлтәбез. Гариза бланкасын игътибар белән тутыруыгызны сорыйбыз.
Үзегезнең тәкъдимнәрегезне Комитетның электрон адресына җибәрергә була.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш итү буенча белгеч , мобилизация эше буенча белгеч, кадрлар хезмәтенә белгеч.
Тулы мәгълүмат артыннан Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча яки (843) 2117381 телефоныннан мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Бөгелмә районында, кузовында кисәкләргә чабылган хайван түшкәсе булган,УАЗ – Патриот машинасы тоткарланды. Ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре белән экспертиза уздырылганда, ул поши түшкәсе икәне ачыкланды. Хәзерге вакытта Бөгелмә районының Эчке эшләр идарәсенең сорау алу бүлеге белән тикшерү алып барыла.