ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2017 ел
җомга

201 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Иҗтимагый киңәшмә утырышы уздырылды. Көн тәртибендә киләсе сораулар күтәрелде:

1. ТР МК 22.04.2010 елдан  293 номерлы “Татарстан Республикасы территориясендә, аучылык ресурсларына һәм биологик су ресурсларына кертелмәгән, хайваннар дөньясы объектларын табу Тәртибен раслау турында”гы  боерыгында бирелгән процедураларны тикшерү.

2. Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсен Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына күчерүне һәм тапшырылган вәкаләтләрне истә тотып  Иҗтимагый киңәшмәнең алдагы эшчәнлеге турында фикер алышу.

“Озын Алан” табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән Тәтешнең 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Халыкара  биологик төрлелекне  саклау көненә багышланган, экология дәресе уздырылды.  Чарада 70 якын укучы катнашты. Дәреснең максаты булып, туган як флорасының  һәм фаунасының  биологик төрлелеге турында, табигатьне саклау эшчәнлеге һәм безнең илнең аерым саклана торган табигый территорияләр турында белемнәрне ныгыту торды. Дәреснең нәтиҗәләре буенча  викторина уздырылды. Анда балалар  материалны югары дәрәҗәдә үзләштергәннәрен күрсәттеләр. Аерым осталык күрсәткән балаларга бүләкләр бирделәр.


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Балтач урта гомум белем бирү мәктәбендә, “Балтач” дәүләт тыюлыгы белгечләре белән, Татарстан Республикасында Экология елы чикләрендә, экология буенча йомгаклау дәрес-викторина уздырылды. Бу чарада  30 урта сыйныф укучысы һәм Балтач урта гомум белем бирү мәктәбе укытучылары Шигапова Г. Һәм Гарифуллина Д. катнаштылар. Тыюлык инспекторлары Хазиев Р.К. һәм Муллагалиев А.Н. белән  “Кышын хайваннарга ярдәм” темасына лекция укылды һәм 2 команда арасында викторина уздырылды.

Отылганнар булмады – барлык укучылар да  экологик белемнәрне һәм зиенлелекне югары дәрәҗәдә күрсәттеләр.  Дәрес ахырында барлык укучыларга да  дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына  белгечләр таләп ителә.

Тулы мәгълүмат артыннан Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча яки (843) 2117381 телефоныннан  мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  10.08.2012 елдан 676 номерлы  “Татарстан Республикасының  “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасын эшләтү чикләрендә, гражданнарның, дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзалары һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә  әгъзаларының үзара электрон бәйләнеше ”турындагы боерыгының яңа басмасы чыгу белән бәйле рәвештә, категорияләр исемлеге кайбер үзгәрешләр кичерде.


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 9.01.2014 елдан 5 номерлы “Сәнәгый аучылык инспекторы дигән күкрәк билгесен һәм таныклыкны бирү, алмаштыру, кайтару, андый таныклыкны гамәлдән чыгару Тәртибен раслау турында”гы боерыгының 14,15 пунктлар белән тәңгәл килеп, түбәндәгеләрне эшләргә кирәклеге турында ,Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты кабат исегезгә төшерә

Эшчеләре  07.12.2017 елда  сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларына куелган таләпләргә белемне тикшерүне уңышлы узган, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына, андый затларга карата сәнәгый аучылык инспекторы дигән күкрәк билгесен һәм таныклыкны бирү турында, юридик затның исемен, почта адресын һәм элемтә өчен телефонын яки шәхси эшмәкәрнең исемен, фамилиясен, әтисенең исемен, почта адресын һәм элемтә өчен телефонын, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларына куелган таләпләргә белемне тикшерүне уңышлы узган затларның исемнәрен, фамилияләрен, әтиләренең исемнәрен, туу көнен, аен, елын күрсәтеп, язмача, юридик затның вәкаләтле вәкиле белән яки шәхси эшмәкәр яки аның канунлы вәкиле белән кул куелган , юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең бланкысында гариза тапшырырга кирәк.

Сәнәгый  аучылык инспекторы дигән күкрәк билгесен һәм таныклыкны бирү турында гариза белән беррәттән, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларына куелган таләпләргә белемне тикшерүне уңышлы узган затларга карата, вәкаләтле әгъзага, 20 х 30 мм зурлыктагы, баш киемсез һәм кара күзлексез, туры карап төшкән, аклы-каралы яки төсле  ике шәхси фотография тапшыралар. Һәр фотографиянең арткы ягында сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларына куелган таләпләргә белемне тикшерүне уңышлы узган затның фамилиясе һәм инициаллары күрсәтелә.


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Шундый исем астында ТР Арча районының  Васильево Бужа авылының балалар бакчасында ”Ашит”  дәүләт тыюлыгы  хезмәткәрләре катнашында кызыклы чара узды.


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, ел саен була отрган чираттагы Татарстан Республикасы Балык хуҗалыгының киңәшмәсе узды.


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

ТР Спасс муниципаль  районның МБО ”Салават күпере” балалар бакчасы Ямбухтино авылы”, Спасс районының Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының  мөдирләре өчен,” Федераль дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыру шартларында мәктәпкәчә балаларга экологик белем бирү” темасына район күләмендәге семинар узды.


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 12 декабрендә 12.00 алып 20.00 кадәр,  Россия Федерациясе Президентының йомышы белән тәңгәл килеп, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте  һәм җирле үзидарә әгъзаларында  Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында  кабул итү ТР, Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча булачак.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының компетенциясенә  киләсе сорауларны чишү керә:

1. Хайваннар дөньясы объектларын,  ә шулай ук биологик су ресурсларын  саклау өлкәсендәге сораулар.

2. Региональ әһәмияттәге аерым саклана торган табигый территорияләрне оештыру һәм функцияләштерү өлкәсендә дәүләт идарәсе һәм тикшерү өлкәсендәге  сораулар.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон  – (843) 211-66-94.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International