ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 12 ноябрендә, кичке җиделәр тирәсендә, ТР Чистай районында Р-239  трассасында  Ак тау авылына  борылыш янында  ГАЗель машинасы белән поши бәрдертелде. Хәзерге вакытта юл вакыйгасына тикшерү алып барыла.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты машина йөртүчеләрне руль артында игътибарлы булырга, ә шулай ук  кайгылы вакыйгаларны булдырмас өчен, юл билгеләренә игътибар итәргә өнди.


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан  4 номерлы “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү  2017 елның 7 декабрь көнендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак.

Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты 2017 елның 16 октябреннән  башлана, 2017 елның  27  ноябрендә тәмамлана.

Барлык документлар да Комитетка турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Комитетның сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.

 


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 31 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә бурсыкларга ау чоры тәмамланды. Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәтнамәләр, алынган урыны буенча, 2017 елның 20 ноябренә кадәр тапшырылырга тиеш булуы турында исегезгә төшереп китәбез.

Әгәр дә рөхсәтнамәләрдә, ау дәвам иткән,  башка аучылык ресурслары күрсәтелгән булса, рөхсәтнамәләр 20 көн эчендә тапшырыла.Рөхсәтнамәләрне вакытында тапшырмаган өчен  штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: ТР  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән, ООУ территориясендә  аучылык ресурсларын табуга  рөхсәтнамәне электрон рәвештә бирү буенча хезмәт әзерләнә.

 Хәзерге вакытта хезмәт Спасс һәм Мөслим районнарында сынап каралачак.

Сорау язуын тапшыру өчен, гаризаны  дәүләт хезмәтләр порталы аша бирергә кирәк.


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан  4 номерлы “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү  2017 елның 7 декабрь көнендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак.

Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты 2017 елның 16 октябреннән  башлана, 2017 елның  27  ноябрендә тәмамлана.

Барлык документлар да Комитетка турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Комитетның сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына  биологик су ресурслары бүлегенә белгеч таләп ителә.

Тулы мәгълүмат артыннан  түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт яки (843) 2117381 телефоныннан.


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, иҗтимагый инспекторлар һәм аучылар белән бергә, Иске Үтәмеш авыл хуҗалыгы территориясендә махсус бирелгән рөхсәнамәләр буенча кыргый ерткыч хайваннарның санын көйләү буенча өстәмә рейдлар оештырылды. Шунда ук Татарстан Республикасының Чиремшән муниципаль районының Иске Алкалы авылының ачык аучылык биләмәләре керә. Кыйммәтле мехлы хайваннарга 15 сентябрьдән ау чоры ачылганнан бирле, 15.09.2017 елдан, 30.10.2017 елга кадәр район аучылары белән Иске Үтәмеш авыл җирлегеннән 26 төлке табылды. Авыруларны булдырмау һәм таралтмау, халыкның саулыгын саклау һәм зыян китермәү максаты белән, кыргый ерткыч хайваннарга ризык аша иммунитет бундыру өчен “Рабивак-0/333” вакцинасын тарату буенча чаралар уздырылды.


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан  4 номерлы “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү  2017 елның 7 декабрь көнендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак.

Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты 2017 елның 16 октябреннән  башлана, 2017 елның  27  ноябрендә тәмамлана.

Барлык документлар да Комитетка турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Комитетның сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.


31
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына  массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш итү буенча белгеч, мобилизация эше буенча белгеч таләп ителә.

Тулы мәгълүмат артыннан Казан, К.Тинчурин ур., 29 йорт  адресы буенча яки (843) 211 73 81 телефоныннан  мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Федерация Советының Аграр һәм азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты 2017 елның 3 ноябрь көнендә, “Аучылык, балыкчылык һәм актив ял итү индустриясе” исемендәге халыкара күргәзмә-форум чикләрендә, “Аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау турында Россия Федерациясенең кануннарын камилләштерү” темасына киңәйтелгән киңәшмә уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International