ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2017 ел
җомга

26.10.2017 Зәй районының "Багряжское" аучылык хуҗалыгында тыелган тоту кораллары белән поши тоткан гражданнар төркеме тоткарланды. Хәзерге вакытта җинаять эше ачу турында сорау кутәрелә.


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, ау токымы этләре белән куып китерү һәм өйрәтү урыннарын оештыру буенча, ауны кулланучылар белән киңәшмә узды.

Шулай ук киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:

  1. Аучылык кануннарында аучылык эте белгечлегенең гомуми принциплары булмавы турында.
  2. Аучылык эте белгечлегенең хәзерге торышы турында һәм аны алып баруны бердәм рәвешкә китерү турында.
  3. Ау токымы этлэре белән куып китерү һәм өйрәтү урыннарында ауны чикләү турында.
  4. Этләр белән аулау вакыты турында.

25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: ТР  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән, ООУ территориясендә  аучылык ресурсларын табуга  рөхсәтнамәне электрон рәвештә бирү буенча хезмәт әзерләнә.

 Хәзерге вакытта хезмәт Спасс һәм Мөслим районнарында сынап каралачак.

Сорау язуын тапшыру өчен, гаризаны  дәүләт хезмәтләр порталы аша бирергә кирәк.


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 21 октябрь көнендә ТР Балык Бистәсе районында, биш гражданин утырган, «Шевроле-Нива» автомобиле тоткарланды.  Машинаның прицепын  тикшергәндә  ике поши түшкәсе табылды. Документларны тикшергәндә Б.гражданиның  бер баш тояклы хайваннарны тотуга гына рөхсәтнамәсе булуы билгеләнде. Хәзерге вакытта гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыру турында сорау карала.


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына җитәкче ярдәмчесе, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш итү буенча белгеч, мобилизация эше буенча белгеч таләп ителә.

Тулы мәгълүмат артыннан Казан, К.Тинчурин ур., 29 йорт  адресы буенча яки (843) 211 73 81 телефоныннан  мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2011 елның 1 июленнән алып бүгенге көнгә кадәр 50269 бердәм федераль үрнәктәге аучылык билеты бирелде.


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.

Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС  булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2017 елның 31 октябрендә  республикада бурсыкларга ау чоры тәмамлана.

Шуның белән бәйле рәвештә, бурсыкларны тотарга рөхсәтнамә алган барлык аучыларны да, ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, мәгълүматларны тутыруны,ә шулай ук  рөхсәтнамә алган урынга  вакытлыча тапшырырга онытмауны сорыйбыз.


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңалыклар кертү үзәге”нә сатып алулар буенча белгеч таләп ителә.

Тулы мәгълүмат артыннан бирелгән телфоннардан (843) 211 73 81, 211 69 07 яки  Казан, К.Тинчурин ур., 29 йорт, каб. № 201, 220 адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 15 октябрендә  Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районындагы Багряжск  аучылык хуҗалыгы территориясендә Х. гражданины тоткарланды. Ул хокуксыз поши тотуда  гаепләнә. Җинаять эше ачу турында  сорау карала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International