Узган ялларда санитария-экология ике айлык чикләрендә, Сарман муниципаль районы территорияләрен, шул санда ачык аучылык биләмәләре территорияләрен чүптән чистарту буенча чара уздырылды.
300 капчыктан артык чүп җыелды, шулай ук бу чара барышында дистәләп балыкчыларга һәм ял итүчеләргә, үзләре артыннан чүпне калдырмау үтенече белән, мөрәҗәгать иттеләр.
Чарада Сарман районы буенча Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәре, районның бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм Сарман районының “Аучылар һәм балыкчылар” җәмгыяте вәкилләре катнаштылар.
2017 елның 19 маенда “ Уылдык чәчү-2017” чарасы барышында Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре ДБО “ Хайваннарны саклау өлкәсендә яңалыклар кертү үзәге” белгечләре белән бергә, иҗтимагый инспекторларны һәм журналистларны җәлеп итеп, су биологик байлыкларын һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә таләпләрне бозуны ачыклау, булдырмау һәм кисәтү буенча рейдлар уздырдылар.
Рейд барышында Мишә елгасы сулыгы ташланган тоту коралларыннан чистартылды ( кармак җебеннән ясалган ятьмәләр). Барлыгы 90 данә.
Хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде. Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды. Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 27. май көнендә Россия Федерациясе территориясендә, шул санда Татарстан Республикасы территориясендә дә, бөтенроссия күләмендә тәлләтәвечне хисаплау уздырылачак.
Хисаплау сәгать 20.00 алып 22.00 кадәр дәвам итәчәк.
Хисаплауны уздыруның методикасы белән безнең сайтта “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Кыргый хайваннарны хисаплау методикасы” өстәмә битендә танышырга була. Хисаплау карточкасын Идарәдә алырга яки принтер аша чыгарырга була. Ул хисаплауны уздыруның методикасына кушымта рәвешендә бирелгән.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе белән, Түбән Кама шәһәренең белем бирү оешмалары укучылары арасында узган “ Мин-эзтабар” исемендәге балалар иҗаты бәйгесенең нәтиҗәләре чыгарылды.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе исегезгә төшерә: язгы ау чоры тәмамлану сәбәпле, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алган бөтен аучылар, ул рөхсәтнамә гамәлдән чыкканчыга кадәр, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны” таблицасын тутырып, ау чоры бетүдән соң 20 көн эчендә, рөхсәтнамә алган урынга җибәрергә тиеш.
Мәгълүматларны тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.
Һәвәскәрләр ысулы белән балык тотуның чикләүләре турында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә.
“Идел Каспий балык хуҗалыгы бассейны” өчен билгеләнгән балыкчылык Кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасы өчен һәвәскәрлек балыкчылыгына чикләү вакыты 25 апрельдән 10 июньгә кадәр билгеләнде-барлык тоту ( табу) кораллары белән. Искәрмәне, 1 граждан өчен яр буеннан, 2 ыргактан күп булмаган, бер чирткечле яки су төбе кармагы тәшкил итә.
Барлык һәвәскәр балыкчы гражданнарны кануннарны саклауга өндибез.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк. Теркәлүне сез санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы (яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.
Түбән Кама районы буенча Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәре Иванов Э.П. Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районының МБО МО “Балалар экология-биология үзәге” укытучылары һәм укучылары белән бергә, Түбән Кама районының ачык аучылык биләмәләрендә үрдәкләр өчен ясалма оялар кую буенча, экология чарасы уздырды.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүненң 72-еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Идарә башлыгы урынбасары Матвеев Юрий Борисович, хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә эшләгән сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен шәхсән өйләренә барып котлады. Аларга исәнлек-саулык һәм озын гомер теләде, рәхмәт сүзләре белдерде, күчтәнәчләр тапшырды.
Идарә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл эшчеләренә тыныч тормыш өчен, балаларның көләч йөзләре өчен,без, сугыштан соң туган буын, Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белмәвебез өчен рәхмәт белдерә һәм түбән баш ия. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.