ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе исегезгә төшерә: язгы ау чоры тәмамлану сәбәпле, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алган бөтен аучылар, ул рөхсәтнамә гамәлдән чыкканчыга кадәр, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны” таблицасын  тутырып, ау чоры бетүдән соң 20 көн эчендә, рөхсәтнамә алган урынга җибәрергә.

Мәгълүматларны  тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Яз килү белән, Татарстан Республикасының Яшел Үзән районының Төньяк Нурлат бистәсендә урнашкан ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нең кыргый хайваннар питомнигында яшәүче хайваннар үрчү чорына әзерләнә башладылар. Ана мараллар бик актив яшел үлән ашыйлар – аларга тиздән “татар” маралларының яңа буынын табар вакыт җитә. Кыргыйлану программасын үтүче куяннар, бер-берсе артыннан актив йөрешәләр, яки ана куян өчен сугышалар. Узган ел китерелгән байбаклар уяна башладылар. Күп тә үтмәс, барлык табигать шикелле үк, кыргый хайваннар питомнигы да, бер зур балалар бакчасына әйләнер.

 Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе, сезне хайваннар дөньясына якынрак булырга һәм иң мөһиме, балаларга барлык тереклеккә мәхәббәт һәм аңлаучанлык тәрбияләргә өнди.


2
май, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 29 апрелендә «Урман утырту көне» исемендәге табигать саклау чарасы чикләрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе хезмәткәрләре Биектау районының Мульма авылында онытылмас агачлар утыртуда катнаштылар.


28
апрель, 2017 ел
җомга

Хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде.  Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр  итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды.  Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Язгы ау чоры дәвам итә. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: аучылык байлыкларына сакчыл караш һәм ау кагыйдәләрен саклау – аучылык фаунасын яшь буын өчен саклау ышанычлыгы.

Сезне билгеләнгән  язгы ау режимын саклавыгызны, ә шулай зур биеклектәге каз төркемнәренә мәгънәсез атмавыгызны  сорыйбыз. Аның белән сез кошны да ата алмыйсыз, очып үтүче кошларга  да республика территориясендә ял итәргә һәм ашарга мөмкинлек бирмисез.

Шулай ук  аучылык биләмәләрендә  учаклар якканда янгынга каршы чараларны саклагыз.


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның язгы ау чорына  рөхсәтнамәләр, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык  муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирелә.


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Күченүче казларга (сорыдан кала) һәм ата үрдәкләргә  язгы ау чоры башланды. аучылык хуҗалыклары һәм Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белгечләре, ау чорында ,кануннар белән билгеләнгән, аучылык байлыкларын табу тәртибен һәм нормаларын саклау  артыннан сәнәгый тикшерүне һәм дәүләт күзәтүен башкаралар.


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Һәвәскәрләр ысулы белән балык тотуның чикләүләре турында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә

“Идел Каспий  балык хуҗалыгы бассейны” өчен билгеләнгән балыкчылык Кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасы өчен һәвәскәрлек балыкчылыгына чикләү вакыты 25 апрельдән 10 июньгә кадәр билгеләнде-барлык тоту ( табу) кораллары белән). Искәрмәне,  1 граждан өчен яр буеннан, 2 ыргактан күп булмаган, бер чирткечле яки су төбе кармагы тәшкил итә.

Барлык һәвәскәр балыкчы гражданнарны кануннарны саклауга өндибез.


21
апрель, 2017 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе  хәбәр итә: иртәгә, 2017 елның 22 апрелендә, Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры ачыла. Ул 1 майны кертеп, 10 календарь көне дәвам итәчәк.

Барлык аучыларны да ау Кагыйдәләрен һәм культурасын,  янгынга каршы хәвефсезлек кагыйдәләрен  тотуыгызны сорыйбыз. Бер берегезгә ихтирамлы булыгыз. Аучылык җир-суларыннан киткәндә үзегездән калган чүпне җыеп алып китүегезне, ә шулай ук  казыган чокырларны күмеп китүегезне сорыйбыз.

Барлык аучыларга да  уңышлы ау һәм яхшы ял телибез.


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

19.04.2017 елны  республиканың Спас районындагы Куйбышев  сусаклагычы  территориясендә  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе , ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә  яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре һәм полиция белән Спасс районы буенча рейд уздырылды.

Рейд барышында Ржавец авылының ике гражданины тоткарланды. Алар хокуксыз балык тоту белән шөгыльләнделәр. Бу очрак буенча тикшерү чаралары алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International