ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

25.03.2015 елда Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсендә, Идарәнең район ( районара) бүлекләре хезмәткәрләре белән, төп эшчәнлек сораулары буенча киңәшмә узды.

 Киңәшмә барышында бу елның 1 кварталдагы эш нәтиҗәләре, кышкы маршрут хисабы нәтиҗәләре каралды, киләчәк “Уылдык чәчү – 2015” чарасына  максатлар куелды, балыкны хокуксыз тоту өлкәсендә коррупциягә каршы канунчылык сораулары каралды, 23.06.2014 елдан № 460 “Керемнәр, чыгымнар, милек һәм милки йөкләмәләр турындагы белешмәнең формасын раслау һәм Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында”гы  Россия Федерациясе Президенты Боерыгы белән тәңгәл килеп, 2014 ел өчен үзенең , ә шулай ук гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, милек һәм милки йөкләмәләре турында мәгълүматларны тапшыру турында әйтелде.


25
март, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә, бүген , 25 март көнне, Идарә иҗтимагый киңәшмәләр ( тыңлаулар) уздырды. Ул киңәшмәдә Татарстан Республикасы территориясендә 2015-2016 еллардагы ау чорында аучылык байлыкларын тоту күләмен нигезләү әсбаплары каралды.

Киңәшмәләр,  дәүләт экология экспертизасын уздыруга  әсбапларны әзерләү өчен хайваннар дөньясы объектларын рациональ куллану максаты белән,  өстә күрсәтелгән  билгеле  хуҗалык эшчәнлегенең тирә-як мохиткә  йогынтысын бәяләү этабы чикләрендә уздылар. 

Тыңлауларда  Татарстан Республикасының муниципаль оешмалар хакимияте, аучылар һәм гражданнар катнашты.

24
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде. Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе

1941 – 1945  еллардагы  Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын бәйрәм итү чикләрендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе белән, аучылык тикшерүе өлкәсендә эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл  хезмәткәрләренең өйләренә барып хәлләрен белү оештырылды. Бу өлкәдә эшләгән ветераннарга азык-төлек белән һәм иҗтимагый – көн-күреш сораулары буенча ярдәм ителде.


20
март, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 2015 елның  язгы ау чоры апрель  аеның 3 нче шимбәсеннән башланачак һәм 10 көн дәвам итәчәк.

Язгы ау аеруча су һәм урман киек кошларына гына алып барыла.

Язгы ау чоры объектларына теләттәвеч, каз, ә шулай ук суерларның, көртлекләрнең һәм үрдәкләрнең ата кошлары керә. Соңгы үзгәрешләр буенча,  язгы ау чорында соры казларны аулау тыела.


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында, Идарә башлыгы  Федор Сергеевич Батков кул астында, 2015 елның 25 апреленнән алып 10 июненә кадәр уза торган,               “ Уылдык чәчү-2015” исемендәге  комплекслы оператив- профилактик чарага багышланган  яраклаштыру киңәшмәсе  узды.  Бу киңәшмә чикләрендә, күл-елга балыкларын тотуга лицензияләре булган,  юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итү, ә шулай ук язгы-җәйге чорда браконьерлык  очракларын кисәтү турында фикерләр алышынды.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 22.07.2013елдан № 1334-р боерыгы белән тәңгәл килеп, 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын бәйрәм итү чикләрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе белән,аучылык тикшерүе өлкәсендә эшләгән, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматлар  эзләнде.

Бу өлкәдә эшләгән ветераннар турында  мәгълүмат безнең рәсми сайтыбызды “ Пресс- служба” бүлегендә, Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы өстәмә битендә урнаштырылды.

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның  гаилә әгъзалары өчен Идарәдә кайнар телефон эшли (843) 211 73 81.

Хәбәрләрне кабул итү  эш вакытында алып барыла (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 -18.00, җомга  9.00 -16.45, тәнәфес 13.00-14.00).


17
март, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе белән, 2015 елга юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планлаштырылган тикшерүне уздыруның еллык планы белән тәңгәл килеп, март аенда ИП Гайнуллин Р.Р. һәм ООО “ Белка”га карата  тикшерүләр уздырылды. Тикшерү барышында ачыкланган  бозулар буенча  административ материаллар төзелде.


16
март, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе исегезгә төшереп китә: хайваннар дөньясы объектларын рациональ куллану максаты белән, Татарстан Республикасында 2015-2016 еллардагы ау чорында аучылык байлыкларын  тоту күләмен нигезләү әсбапларын әзерләү чикләрендә, 2015 елның  25 мартында сәгать 11, Казан, Кәрим Тинчурин-29 адресы буенча, бу сорау буенча иҗтимагый киңәшмә ( тыңлаулар) уздырылачак.

Барлык теләгән кеше  киңәшүдә катнаша ала.

Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International