ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2015 ел
җомга
Быел республикада хисаплау, ФДБО «Центрохотконтроль» белән эшкәртелгән һәм аның 13.11.2014 елдан № 58 боерыгы белән расланган, методика буенча алып барыла. Узган елдагы хисаплаудан аерылмалы буларак, бу методика буенча  аучылык байлыкларының санын һәм яшәү тыгызлыгын һәрбер аучылык җир-суына карата индивидуаль рәвештә билгеләргә мөмкин булачак.

Хисаплау нәтиҗәләреннән чыгып, Идарә белән лимит кертелгән төрләргә тоту квоталарын һәм лимитларын  билгеләү буенча әсбаплар әзерләнәчәк, ә шулай ук аерым аучылык җир-суларында  аерым аучылык байлыкларын аулауга чикләүләр кертүнең кирәклеге турында карарлар  кабул ителәчәк.


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез.

Белемнәрне тикшерү  2015 елның 30 апрель көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.

 Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә.

Документларны кабул итү вакыты:

- 2015 елның 16 мартыннан  башлана;

- 2015 елның 20 апрелендә тәмамлана.

Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш.

Мәгълүматның яңаруы артыннан Идарәнең сайтында “ Дәүләт тикшерүе                  (күзәтүе)” бүлегендә “ Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә күзәтегез.


11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде. Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.

10
март, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 4 март көнендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәр хөкеме, ике Яшел Үзән яшәүчесенә карата, “Свияжский” аучылык хуҗалыгында, машина кулланып, куянны хокуксыз аулаган өчен хөкем карары чыгарды. Хөкем, РФ ҖК 64 маддәне кулланып, һәрберсенә дә 50000 мең сум штраф, 3 елга кадәр аулау хокукыннан мәхрүм итү  һәм дәүләт кереме иттереп ау мылтыгы белән патроннарын  тартып алу рәвешендә җәза билгеләде.


6
март, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 2015 елның язгы ау чоры апрельнең 3 нче шимбәсендә башланачак һәм 10 көн дәвам итәчәк.

Язгы ау аеруча су йөзүче һәм урман киек кошларына гына алып барыла.

Яз көне аулау  объектлары булып, теләттәвеч, каз,  ә шулай ук суерларның, көртлекләрнең һәм үрдәкләрнең ата кошлары киләләр.  Соңгы үзгәрешләр белән туры килеп, язгы ау чорында  соры казларны аулау тыела.


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасында аучылык байлыкларынын кышкы маршрут хисабы методикасы белән санау дәвам итә. Ул 2015 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк. Быел республикада хисаплау, ФДБО «Центрохотконтроль» белән эшкәртелгән һәм аның 13.11.2014 елдан № 58 боерыгы белән расланган, методика буенча алып барыла. Узган елдагы хисаплаудан аерылмалы буларак, бу методика буенча  аучылык байлыкларының санын һәм яшәү тыгызлыгын һәрбер аучылык җир-суына карата индивидуаль рәвештә билгеләргә мөмкин булачак.

Хисаплау нәтиҗәләреннән чыгып, Идарә белән лимит кертелгән төрләргә тоту квоталарын һәм лимитларын  билгеләү буенча әсбаплар әзерләнәчәк, ә шулай ук аерым аучылык җир-суларында  аерым аучылык байлыкларын аулауга чикләүләр кертүнең кирәклеге турында карарлар  кабул ителәчәк.


4
март, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген “Казан ярминкәсе”  күргәзмә үзәгендә,  Татарстан Республикасында экологик һәвефсезлек, табигатьне куллану һәм санитария – эпидемиология тынычлыгы буенча     Хөкүмәт ведомствоара комиссиясе утырышы чикләрендә( видеоконференция  режимынды), Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе  коллегиясе булды. Анда Идарәнең башлыгы Федор Сергеевич Батков Идарәнең 2014 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды һәм 2015 елга куелган мәсьәләләр белән таныштырды.

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе  башлыгы Федор Сергеевич Батков «Балыкчы.Аучы» исемендәге 9 нчы махсус күргәзмәнең тантаналы  ачылуында катнашты.

Бу күргәзмәнең максаты -  аучылык һәм балыкчылык  туризм  мәдәнияте үсешенә булышу;- Татарстан Республикасына  югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү һәм күчерү;- аучылык, балыкчылык, экологик туризм һәм актив ял итү үсеше өчен Россия регионнарының потенциалын күрсәтү.

Күргәзмә 2015 елның 4-8 март көннәрендә узачак.


3
март, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе исегезгә төшереп китә: 2015 елның 28 февралендә көзге-кышкы ау чоры тәмамланды. Билгеләнгән тәртип буенча, барлык аучыларга да  Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны” таблицасын тутырырга һәм рөхсәтнамәнең  вакыты узганнан соң 20 көн эчендә,  рөхсәтнамәне алган урынга юнәлтергә кирәк.Бу мәгълүматларны тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.

Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International