Байбак

Байбак тиенлеләр арасында иң эреләрнең берсе булып тора, бу-Татарстан территориясендә яшәүче бердәнбер сөркә төре.

1995 елда ул Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелде. Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты һәм ау өлкәсендә эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы белән сөркәләрне бер урыннан икенче яшәү урынына күчерү эшләре алып барылды, алар уңай нәтиҗә бирде: Чистай, Алексеевск, Биектау һәм Әгерҗе районнарында байбакның яңа колонияләре барлыкка килде. Нәтиҗәдә, алар шактый тиз үрчеде. Һәм шуның белән бәйле рәвештә 2006 елда байбакны  Кызыл китаптан чыгарылды. Сөркәләр колониясен саклау максатыннан, Татарстанда аеруча саклана торган табигый территорияләр оештырылды һәм уңышлы үсеш алды: бу Азнакай районындагы “Чатыр-Тау” һәм  Лениногорскидагы А.И. Щеповский исемендәге «Дала» дәүләт табигать тыюлыклары һәм «Яңа Тинчәле байбак колониясе» һәм «Ути байбак колониясе» исемле төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре. Әлеге  территорияләрдә сөркәләрне ату, тоту һәм хәтта мондый гамәлләргә омтылу өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган.

Бераз байбаклар турында: аның тән озынлыгы-50-70 см, ә май җыйган ата сөркәләрнең авырлыгы 10 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Дала байбагының гәүдә төзелеше шактый нык. Ул зур тырнаклы көчле кыска  аякларга һәм юан гәүдәгә ия. Башы да эре,әзрәк яссырак. Байбак башка сөркәләрдән кыска койрыгы һәм ком төсендә булуы белән аерылып тора. Колаклары зур түгел, кара. Байбаклар елга бер тапкыр йоннарын алыштыра. Ул май аенда башлана һәм карт җәнлекләрнең августка кадәр яки хәтта сентябрьгә кадәр сузылырга мөмкин. Август азагы-сентябрь айларында сөркәләр кышлау өннәрендә 2-5 тән 20-24 башка кадәр төркем белән җыела. Алар өнгә керә торган барлык тишекләрне җир, таш белән тыгыз итеп тутыралар һәм 6-8 айга сузыла торган тирән йокыга талалар. Кыш көне сөркәләр тупланган май запаслары хисабына яши, алар тукланмый һәм хәрәкәт итми диярлек. Кышкы йокыдан байбаклар февраль азагы-март башында чыга. Бераз туклангач, алар кыш чыккан өннәрен ремонтларга яки яңаларны казырга; соңрак — торак өннәрен төзәтергә һәм киңәйтергә тотыналар.

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2022 елга кадәр байбакларны аулау тыела дип искәртә, чөнки 2018 елда байбакларның саны кимеде, шуның нәтиҗәсендә аны тоту тыела. Мондый чаралар әлеге төр хайванның санын торгызырга мөмкинлек бирә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International