Апрель аенда Татарстанда язгы ау сезоны ачыла

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков хәбәр итте.

6 апрельдә, алдавыч (җәлеп итә торган) үрдәкләрне файдаланып, ата кыр үрдәкләренә ау сезоны ачыла. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк. Аннары 20 апрельдән 29 апрельгә кадәр – суда йөзүче киек кошларга ау сезоны. Аңа ата кыр үрдәге һәм казлар керә. 27 апрельдән 6 майга кадәр – нарат урманы киекләренә (ата суер һәм көртлекләр, вальдшнеп).

«Язгы сезонда суда йөзүче киек кошларга ау бары тик ышыкланган урыннан гына һәм биш миллиметрдан ким зурлыктагы ядрә тутырылган шома көпшәле утлы корал кулланып кына башкарылырга мөмкин, йөреп аулау тыела. Теләсә нинди йөзү чаралары бары тик хәрәкәттә булмаган ышык урын булдыру, шулай ук моторлар кулланмыйча ауланган киекләрне җыеп алу һәм транспортлау өчен генә кулланыла ала», – ди ул.

Наратлык киекләрен аулауга килгәндә, ул бары тик гөрелдәү урынына килеп, ата суерларга, гөлдери торган көртлекләргә ышыкланган урыннан һәм кичке уен вакытында вальдшнепларга карата гына биш миллиметрдан ким зурлыктагы ядрә тутырылган шома көпшәле утлы корал кулланып башкарыла. Бу чорда ау этләрен яраланган канатлы киекләрне (подранкаларны) эзләү һәм тотылган канатлы киекләрне тапшыру өчен генә кулланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International