ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь 2018 ел.
җомга

Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитетының Балтач төбәгене буенча белгечләре Нурма урта гомуми белемле мәктәбендә «Табигатьне саклау һәм Кызыл китапны өйрәнү» темасына экология дәресләре уздырганнар. Шулай ук балаларга табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турында фильм күрсәтелгән.

Дәрес ахырында «Парклар маршы-2018» Халыкара табигать саклау акциясендә урыннар алган балаларны бүләкләү чарасы узган.


22
ноябрь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүгенге көндә, 2018 ел өчен, Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризалар буенча, һәвәскәр һәм спорт аучылыгы максаты белән, аучылык байлыкларын табуга 6145 рөхсәт бирелде.


20
ноябрь 2018 ел.
сишәмбе

Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау тармагында дәүләт инспектор, «Спас» заказнигының алдынгы белгече Мурзак Любовь тәрбияче Журавлев Сергей Владимирович белән Татарстан Республикасының Спас муниципаль төбәгенең ДБГБУ «Болгар санаторий мәктәп-интернат» 9 класс укучыларына экология дәресе уздырганнар. Любовь Алексеевна балаларга Спас төбәгенең әйләнә-тирә мохитен яклау һәм саклау турында, кышлаучы кошлар һәм аларны кыш көне ашату турында сөйләгән.

Чараның ахырында «Парклар маршы-2018» Халыкара табигать саклау акциясендә катнашкан һәм урын алган балалар - чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларны әзерләгән тәрбияче Журавлев С.В. грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгәннәр.

 


19
ноябрь 2018 ел.
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә, Дәүләт комитеты һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре белән «Спас» дәүләт табигый тыюлык территориясендә су объектларын ташландык тоту коралларыннан чистарту буенча рейд үткәрелде.

Рейд барышында судан 10 ятьмә күтәрелде һәм Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.37 статьясының беренче өлеше буенча беркетмә төзелде


16
ноябрь 2018 ел.
җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Минтимер Шәрип улы Шәймиевның  хәләл җефете Сәкинә Шакир кызын югалту сәбәпле тирән кайгысын уртаклаша.

Россия Федерациясе Хөкүмәте, моңа кадәр 18 елга якын үзгәрмәгән, су биоресурсларына китерелгән зыян күләмен исәпләү өчен яңа таксаларны раслады. 2018 елның 3 ноябреннән 1321 номерлы  тиешле карар, хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында, җомга көнне басылып чыкты.

Таксалар төче суда яшәүче, шулай ук диңгездә яшәүче су биоресурсларын саклау максатлары белән билгеләнде. Штраф ставкалары браконьерлар, законсыз балык продукциясе белән сәүдә итүчеләр, шулай ук су биоресурсларына зыян китерә торган сәнәгать предприятиеләре китергән зыянны исәпләгәндә кулланыла.

Төче суда яшәүче сазан, карп, чуртан, ак амур, толстолобик, кутум, җәен балыгына китерелгән зыян өчен такса, бер нөсхәсе өчен 250 сумнан 925 сумга кадәр арттырылды, судакка 250 сумнан 3305 сумга кадәр.  Чөгә балыгы өчен такса  (күләме һәм авырлыгы бәйсез рәвештә 1 нөсхәгә) хәзер 4572 сум тәшкил итә ( элек 420 сум булды).

Моннан тыш, өстәге карар нигезендә су биоресурсларының уылдык буенча зыянны исәпләү өчен таксалар арттырылды. Чөгә балыгы  уылдыгының  килограммы өчен  штраф 5000 сумнан 54910 сумга кадәр күтәрелде. Өстәвенә, уылдыкның һәр килограммы өчен, чөгә балыгының данәсе өчен билгеләнгән 100%  такса өстәлә.


15
ноябрь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: бүген, 15 ноябрьдә, Татарстан Республикасында каурыйлы су йөзүче киек кошларга ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, кошларны  табуга рөхсәт алган барлык аучыларга да, табыш турында мәгълүматны күрсәтеп, рөхсәт алу урыны буенча тапшырырга кирәк.

Рөхсәтләрне вакытында кайтармаган өчен, административ җаваплылык каралган.​


14
ноябрь 2018 ел.
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты район бүлекләрендә аучылык байлыкларын табуга рөхсәтләр бирү графигының үзгәрүе турында хәбәр итә.

 

Дүшәмбе

16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр-ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр-гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (гомуми тере чират буенча) гражданнарны кабул итү.

 

Җомга

16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр-ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр -гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (гомуми тере чират буенча) гражданнарны кабул итү.

 

Салкыннар башлану белән күп кенә аккошлар һәм үрдәкләр шәһәр зонасында кышлауны өстен күрә, дип хәбәр итәргә телибез. Тулаем алганда, кошларга суыклар куркыныч түгел, бу шәһәр мохитенең тагын бер үзенчәлеге. Кошлар кешеләргә, тавышка һәм башка әйберләргә ияләшәләр. Кешеләр каурыйлыларны ашаталар һәм шуның белән кошларның яшәешен җиңеләйтәләр, шуңа күрә кошларның очып китәргә стимулы юкка чыга. Ләкин орнитологлар аларга ипи урынына ашлык яки катнаш кушылмалар бирергә сорыйлар. Нәтиҗәдә аккошлар һәм үрдәкләр шәһәр территорияләрендә кышларга кала.

Вак кышлаучы кошлар, кышын салкын булу сәбәпле түгел, ә гадәти ризык булмау сәбәпле һәлак булалар. Шуңа күрә, кошлар популяциясен саклап калу өчен, аларның күбесенә өстәмә ризык бирү кирәк. Аларга бу вакытны кичерергә ярдәм итәр өчен, җимлекләр, сыерчык ояларын элеп яки пластик шешәдән гади җимлек ясап, тукландыруны оештырырга була. Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әгәр дә сез кошларны ашатырга тотынгансыз икән, моны даими рәвештә эшләргә кирәк, югыйсә, андый ашауга күнеккән каурыйлыларны юк итәргә була.

Шуның белән бәйле рәвештә, сезне кошларга карата кайгыртучанлык һәм сакчыл мөнәсәбәт күрсәтүегезне сорыйбыз.


13
ноябрь 2018 ел.
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты карамагындагы ДБО «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» нә,  сатып алулар буенча белгеч таләп ителә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен (843) 211-73-81 телефоны буенча шалтыратыгыз.​

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования