2017 елның 9 сентябрь көнендә рейд барышында, Актаныш муниципаль районының аучылык биләмәләрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәре Кама-Ык аучылык хуҗалыгы һәм Актаныш районының ҖИО “Аучылар һәм балыкчылар” егере белән бергә, Картово янында, гражданин М. идарәсендә булган «Шевроле-Нива» машинасын туктаттылар. Машина йөртүчедә исерү сыйфатлары бар иде.
Машина эчен тикшергәндә, аннан «Шевроле-Нива» пассажиры Н. гражданиныныкы булган, чехолыннан салдырылган МР-153 мылтыгы табылды. Н. гражданиның да исерү сыйфатлары бар иде. Урынга РТ буенча ГИБДД хезмәткәрләре һәм РФ Милли гвардиясенең федераль хезмәт гаскәрләре чакырылды.
Н. гражданинына 1 б.8.37 маддә КоАП РФ буенча административ материал төзелде. Мылтык РФ Милли гвардиясенең федераль хезмәт гаскәрләре белән тартып алынды.