6 нчы махсус “Балыкчы.Аучы.”күргәзмәсенең эш программасы кысаларында Татарстан Республикасында ау һәм балыкчылык сораулары буенча түгәрәк өстәл узды

2012 елның 13 марты, сишәмбе
ТР хайваннар дөньясын саклау идарәсе Татарстан Республикасында аучылык сораулары буенча түгәрәк өстәл уздырды. Республика аучылык хуҗалыклары түгәрәк өстәл эшчәнлегендә актив катнаштылар. Түгәрәк өстәл эше барышында Идарә тарафыннан республикада аучылык хуҗалыкларының эшен оештыру турында иң мөһим сораулар күтәрелде: браконьерлык белән көрәш чараларын арттыру кирәклеге; бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетлары алу; җәмәгатьчелек ау инспекторларына хокуклар бирү; аучылык җирлекләрендә махсус карда йөрү машиналарын(снегоход) куллануны тыю; ау вакытын; аучылыкны кулланучылар белән семинарлар үткәрү кирәклеге; аучылык хуҗалыклары белән килешүләр төзү; ауларга рөхсәт ителгән хайваннарның исәбен алу; ау һәм балыкчылык туризмын оештыру;аучылык хуҗалыкларында хайваннарны саклау(тынычлык) зоналары оештыру һ.б.күп сораулар каралды. Шулай ук Идарә тарафыннан Татарстан Республикасында аучылык хуҗалыкларын үстерү буенча күпьеллык эш программасын әзерләү өчен эшче төркем булдыру турында тәкъдим кертелде. Гомумән алганда түгәрәк өстәл эшенең нәтиҗәләре буенча Идарә тәкъдимнәрен аучылык кулланучылары хуплады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International