Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүгенге көнгә 2018 ел өчен, һәвәскәр һәм спорт аучылыгы максаты белән, Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаләр буенча, аучылык байлыкларын тотуга 5329 рөхсәтнамә бирелде.
Исегезгә төшерәбез: 2018 елның 1 сентябреннән кыйммәтле мехлы хайваннарны аулауга рөхсәт алу өчен гаризаларны кабул итү бара. Гаризалар Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре Порталы аша, “Ау” бүлегендә (https://uslugi.tatarstan.ru), ә шулай ук рөхсәтнамәләр бирү пунктларында кабул ителә.
.png)