“Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексын ачу

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Лаеш районында “Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексының беренче чиратын ачу һәм икенче  чиратының старт алуы тантанасында булды

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов, “Биосфера-Фиш” генераль директоры Игорь Абдрахманов һәм башкалар катнашты.

Әлеге балык үрчетү комплексы Идел-Нократ төбәгендәге балык запасларын торгызу өчен чөгә балыгының маймычларын җитештерүне, шулай ук үрчетү материалы һәм  сату өчен форель  балыкларының  маймычларын җитештерүне күздә тота.

“Биосфера-Фиш” комплексы “Минем алтын балыгым” исемле экологик белем бирү чыгышы өчен  маймычлар биреп, Дәүләт комитеты белән хезмәттәшлек иткән иде. Ул  чыгыш кысаларында балалар чөгә балыгының маймычларын Зөя култыгына чыгарганнар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International