Балтач районында агач утырту

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Балтач районы буенча Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре “Бердәм урман утырту көне” исемле республика күләмендәге табигатьне саклау акциясенә кушылдылар.  Балтач участок урманчылыгы хезмәткәрләре, Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә “Балтач” тыюлыгы территориясендә 300 нарат һәм каен үсентесе утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International