Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: бүген, 15 ноябрьдә, Татарстан Республикасында каурыйлы су йөзүче сазлык-болын һәм кыр киек кошларга ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, кошларны табуга рөхсәт алган барлык аучыларга да, табыш турында мәгълүматны күрсәтеп, рөхсәт алу урыны буенча тапшырырга кирәк.
Рөхсәтләрне вакытында кайтармаган өчен, административ җаваплылык каралган.