Хөрмәтле аучылар

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле аучылар, хәзерге вакытта сәнәгый аучылык инспекторы кандидатлары исемлеге төзелүе  турында  исегезгә төшерәбез. Белемнәрне тикшерү 2018 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак. Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе, РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында” 2014 елның 9 гыйнварындагы 4 номерлы боерыгы нигезендә башкарыла.

Документларны кабул итү вакыты: 2018 елның 12 ноябреннән 2018 елның 20 декабренә кадәр.

Барлык документлар да Дәүләт комитетына турыдан-туры юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшмәкәр яки аның законлы вәкиле белән тапшырыла, яки салынган документларның исемлеге белән почта аша 420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International