«Ашыт» дәүләт табигый комплексы заказнигы белгечләре Арча районының гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә экологик белем бирү буенча берничә чара уздырды: Арча муниципаль районының «Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе – балалар бакчасы» муниципаль бюджет белем учреждениясендә «Табигать һәм без» исемле театральләштерелгән чара үткәрелде; Арча муниципаль районы «Арча 8 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясендә «Без табигатьне беләбез һәм яратабыз» исемле экологик викторина үткәрелде; Арча муниципаль районы «Арча 10 нчы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясендә «Без табигать балалары» һәм «Урман маҗаралары» исемле уен-векторина үткәрелде.
Үткәрелгән чараларның төп бурычлары – балаларда бөтен тереклеккә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Иң мөһиме балаларга кечкенә чактан ук кешенең табигать белән үзара элемтәдә булуын һәм әйләнә-тирә мөхит торышына йогынты ясауы турынды аңлату.
Балалар бик яхшы әзерләнгәннәр, чараларда бик теләп катнаштылар һәм биремнәрне үтәүгә иҗади якын килделәр. Актив катнашучы балалар грамота һәм буләкләр белән бүләкләнделәр.