Татарстан Республикасының Кызыл китабы буенча даими гамәлдәге комиссия утырышы

2018 елның 30 ноябре, җомга

 2018 елның 29 ноябрендә 14: 30 сәгатьтә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы янаган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр буенча даими гамәлдәге комиссия утырышы узды.

  Киңәйтелгән составта гөмбәләрнең сирәк төрләрен саклау темасына кагылышлы берничә мәсьәлә каралды. Татарстан Республикасы Кызыл китабыннан элек сирәк төрләрнең берсен чыгару турындагы тәкъдим белән гөмбәләр буенча әйдәп баручы белгеч К. О. Потапов чыгыш ясады.

Утырыш барышында Татарстан Республикасының Кызыл китабын үстерү буенча фикер алыштылар.

Утырыш кысаларында «Себер эрбет агачы» үсентеләрен саклау өчен аеруча саклана торган табигый территория булдыру турындагы тәкъдим каралды. Сакланыла торган үсентеләр 1992 елда Буа урман хуҗалыгында Ырынгы авыл җирлеге территориясендә Чураково авылы янында 3,0 га мәйданда үстерелә.  Хәзерге вакытта бу участок яхшы хәлдә сакланган, әмма «кара казучылардан» саклануны таләп итә. Себер эрбет агачы безнең зонада экзотик токым булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International