Буа районында кышны каршылау

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Кыш һәм беренче салкыннар башыннан "Зөя буйлары" дәүләт табигый тыюлык белгечләре Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының кайбер мәктәпләрендә экологик дәресләр үткәрделәр.

Уку йортларында Буа районы территориясендә әйләнә-тирә мохитне һәм хайваннар дөньясын саклау темасына лекцияләр үткәрелде. Белгечләр чыгышында шулай ук кошларны кышлату һәм аларны кышкы чорда тукландыру мәсьәләләре дә күтәрелде. “Буа районында нинди хайваннар һәм кошлар яши?” темасына викторина үткәрелде. Экологик дәресләрдә барлыгы 240 укучы катнашты.

Ахырдан "Парклар маршы 2018" республика табигать саклау акциясендә актив катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының грамоталары тапшырылды. Шулай ук аеруча тырышлык күрсәткән укучыларга "Зөя буйлары"дәүләт табигать тыюлыгыннан грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International