«Табигатьнең дуслары бар –син дә, мин дә, без!»

2018 елның 14 декабре, җомга

Әйләнә-тирәлекне пычрату һәм үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү өчен, «Кичке Таң» тыюлыгы хезмәткәре, Әлфия Нуриманова, Әгерҗе районы Кичкетаң гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч классларында «Табигатьнең дуслары бар – син дә, мин дә, без!» дип аталган экологик чара үткәрде.

Дәрес конкурс-уен формасында узды. Катнашучылар хуҗалык, интеллектуаль, туган якны өйрәнү, реклама, спорт юнәлешендә ярыштылар.

Уеннар һәм иҗади биремнәр танып-белү характерында уздылар һәм балалардан чәчәкләрне, агачларны, туган як хайваннарын саклау буенча белемнәрен күрсәтүне таләп иттеләр. Турнир этапларының берсе «Болай эшләргә ярамый» билгесе» дип аталган иде, анда балалар билгеләрне уйлап таптылар һәм аларның рәсемен ясадылар.

Чара барышында укучылар төп экологик терминнарны һәм төшенчәләрне искә төшерделәр. Төрле чүп-чарларның таркалуына  күпме вакыт кирәклеген белделәр.  Белемнәрне ныгыту өчен, балалар дәрес темасы буенча, викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук  хәзерге вакытта булган глобаль экологик хәвефләр  турында да белделәр. Соңыннан аеруча саклана торган табигый урыннарда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International