«Чатыр-Тау кочагында» дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Азнакай шәһәренең 7нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары «Чатыр-Тау кочагында»дип исемләнгән рәсем конкурсында катнаштылар. Аны «Чатыр-Тау»  дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе оештыра.

Балалар үз рәсемнәрендә үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы төрлелеген чагылдырган  Чатыр тау  тавының уникаль тыюлыклы табигатен сурәтләделәр. Конкурста 155 укучы катнашты, алар арасыннан иң сәләтле балалар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр.

Чара кысаларында тыюлык хезмәткәрләре шулай ук «табигатьне саклау» темасына экологик дәрес үткәрделәр, урманнарны һәм сулыкларны ничек сакларга кирәклеге, табигать һәм су байлыкларын дөрес итеп ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International