Татарстан Республикасы Балык хуҗалыгы советының чираттагы еллык утырышы узды.

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

17 декабрь көнне Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, 2019 елда сәнәгый балык тоту өчен су биоресурсларын табу (тоту) квоталарын бүлү буенча, Татарстан Республикасы Балык хуҗалыгы советының чираттагы еллык утырышы узды.

Бу ел белән чагыштырганда, 2019 елга Куйбышев сусаклагычында квота 1,6% һәм Түбән Кама сусаклагычында 1,2% артты.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында сәнәгый балык тоту 13 балык тоту участогында, 8 балык тоту оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International