Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Пермь шәһәрендә узган конференциядә катнаштылар.

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Россия Федерациясе регионнарында биологик төрлелекне саклауның актуаль проблемалары. Дәүләт экология экспертизасы объекты буларак Кызыл китап” дип аталган конференция кысаларында, Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында булдылар. Анда  Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улы, Татарстан Республикасында биологик төрлелекне саклау проблемалары турында доклад белән чыгыш ясады.

Конференциядә шулай ук Пермь ягы Кызыл китабының икенче басмасын тәкъдир итү булды, анда төрле төбәк белгечләре бу документны алып бару буенча тәҗрибә уртаклаша алдылар.

Белешмә өчен: субъектларның Кызыл китаплары һәр 10 ел саен яңадан басыла, Татарстан Республикасы Кызыл китабының соңгы басмасы 2016 елда чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International