Татарстан Республикасында «Балык булсын» акциясе чикләрендә балыкның һава җитмәүдән үлүен булдырмау чарасына старт бирелде

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Ел саен агымсыз сулыкларда боз каткан вакытта балыкларның кышлавы өчен кислород җитмәү күзәтелә. Шуңа күрә ныклы боз катканнан соң, шәһәр җирлеге көче белән, Кама Тамагы татар мәктәбенең 7 укытучысы һәм 28 укучысы, бозда 40тан артык тишек борауладылар, ә һаваүткәргеч итеп камыш кулландылар.

Акциядә муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин, мәктәп директоры Радик Зиннәтуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International