Спас районында игелеклелек дәресләре

2018 елның 28 декабре, җомга

"Спас" тыюлыгы белгечләре Спас районының мәктәпкәчә һәм мәктәп оешмаларында экологик белем бирү буенча чараларны даими рәвештә үткәрәләр. Шушы көннәрдә Колосок балалар бакчасында “Кышкы урманда кыргый хайваннар “ дип исемләнгән чара узды. Дәрес уен формасында үтте. Балалар  эз буенча нинди хайван икәнен, аның нәрсә ашавы һәм кыш көне үзен ничек тотуы турында җавап бирделәр.

 Шулай ук 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм  Измәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә,  «Кышкы урман» исемле экологик чаралар узды. Бу чараларның максаты-балаларда табигатькә сакчыл караш, безнең янәшәбездә булган бөтен тереклеккә һәм гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләү.

Чара ахырында балаларга күчтәнәчләр тапшырылды, ә «Парклар маршы-2018» республика табигать саклау акциясендә җиңүчеләргә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International