«Ашыт» тыюлыгы белгечләре Арча районындагы «Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе» укучылары белән «Безнең якның кышлаучы кошлары» исемле конкурс-викторина үткәрделәр. Кошларга кышын ничек булышырга, аларны саклау өчен, без нәрсәләр эшли алабыз? Аларның киләчәге безнең һәрберебезгә бәйле – менә шулар чараның төп темасы булып тора.
Балалар бергәләшеп биремнәрне үтәделәр, кошлар тормышы, аларга сак караш кирәклеге турында, каурыйлыларга кыш көне ярдәм итү кирәклеге турында яхшы белемнәр күрсәттеләр. Арча районы территориясендә яшәүче һәм Кызыл китапка кертелгән кошлар турында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Балалар, аларны ата-аналары белән ташландык материаллардан алдан ук башкарып чыккан, җимлекләр ясауга зур җаваплылык белән карадылар.
Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыкты. Аның ахырында балалар җимлекләрне урамга элделәр һәм истәлекле дипломнар белән бүләкләнделәр.
.jpg)
.jpg)