Кичке Таң тыюлыгының “Табигать белән берлектә яшәү” исемле экологик сукмакның кышкы маршруты

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының “Кичке Таң” табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Руслан Маннапов һәм Әлфия Нуриманова Әгерҗе районының Кызыл Наратлык гомуми белем бирү мәктәбендә булып кайттылар. Алар анда укытучылар белән, инде эшләп килүче "Табигать белән берлектә яшәү” дип исемләнгән экологик сукмакының махсус кышкы маршруты турында фикер алыштылар.

Бу экологик сукмакның маршруты Кызыл Наратлык авылыннан нарат урманы аша күлләргә һәм чишмәләргә кадәр салынган һәм аннан кире Кама яры буйлап әйләнеп кайткан. Аны булдыру фикере, күп еллар әлеге мәктәптә эшли торган, мәктәп урманчылыгының чираттагы утырышында барлыкка килде. Бер тавыштан экологик сукмакның маршрутын уздыру һәм аны төзекләндерү, тематик бизәү, күрсәткечләр һәм мәгълүмат щитлары урнаштыру турында карар кабул ителде. Мәктәп укучылары белән берлектә сукмак коры-сарылардан һәм ауган ботаклардан чистартылды.

Урманда кул астындагы материаллардан төрле арт-объектлар куелган. Бүрәнәләрдән һәм коры ботаклардан җәнлек, кош һәм гөмбә фигураларын ясап, аларны уңышлы гына сукмакка “яшәргә” куйганнар.  

Экологик сукмакка  һәрбер теләүче кеше керә ала. Биредә тәрбиячеләр белән бергә “Ласка” приюты балалары әллә ничә тапкыр экскурсиягә килделәр, сукмакка  даими рәвештә сәламәтләндерү үзәгендәге пенсионерлар төркемнәре һәм Кызыл Наратлык авыл җирлегендә ял итүчеләр киләләр.

Сукмак буйлап узу күңелле дә, мавыктыргыч та. Урманнарның  флорасы һәм фаунасы турында бик күп  яңа һәм кызыклы мәгълүмат белергә була. Экологик сукмакка чын-чынлап табигать белән тату яшәгән һәркем килә ала. Иң мөһиме - урманда үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен истә тоту-чүпләмәскә, килүчеләр өчен мәхәббәт белән эшләнгән әйберләрне бозмаска, учаклар яндырмаска һ.б.

Соңыннан “Парклар маршы-2018” халыкара табигать саклау акциясе призерларын һәм лауреатларын бүләкләү булды. Укытучы Жанна Яковлева җитәкчелегендәге Кызыл Наратлык мәктәп урманчылыгы, “Кичке Таң” тыюлыгы үткәрә торган, күп кенә табигать саклау чараларында катнашты һәм катнашуын дәвам итә һәм берничә тапкыр бүләкле урыннар яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International