Татарстан Республикасында кышкы сезонда балыкларга һава җитмәүнең барлыкка килүен кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү дәвам итә.
Мисал өчен, Биектау районындагы «Чулпан» тыюлыгында мондый чара тыюлык территориясендә урнашкан күлләрдә үткәрелде. Олы Кавал төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ярдәм итү теләге белдерделәр-алар бәкеләргә камыш салырга ярдәм иттеләр һәм өлкәннәрнең эшен игътибар белән күзәттеләр. Тыюлык инспекторлары үз чиратында, балыкларга һава җитмәүнең нәтиҗәләре һәм аңа каршы чаралар үткәрү кирәклеге турында балалар өчен экологик белем бирү сәгате үткәрделәр.
«Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре, Балтач урта мәктәбенең 15 укучысы белән берлектә, Балтач районындагы «Кара күл» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә тишекләр тишү буенча чара үткәрделәр.

Тәтеш районының Озын Алан авылының буасында «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре 15 бәке тиштеләр. Чарада шулай ук Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм монастырь башлангыч мәктәбе укучылары катнашты.
«Зөя» дәүләт тыюлыгы белгечләре ДБО «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре белән берлектә Яшел Үзән районында Зөя елгасы култыгындагы балыкның һава җитмәгәнлектән үлүен кисәтү буенча чаралар үткәрделәр. Алар белән барлыгы 70тән артык бәке борауланган.

Спас районында «Спас» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре дә шактый эш башкардылар: Рабига күлендә 50дән артык тишек борауланган. Алар тиз арада катмасын өчен, тишекләргә камыштан «бөкеләр» ясап куелды. Чарада район хакимияте җитәкчелеге, күзәтчелек ведомстволары вәкилләре, шулай ук ТР Спас районы «Болгар интернат-мәктәбе» ДББУ укучылары һәм укытучылары катнашты.