Республика күләмендәге «Балык булсын!» дип исемләнгән кышкы акция Алексеевск районында да узды. ТР Дәүләт комитетының Алексеевск районы буенча районара бүлеге МО җитәкчелеге вәкилләре, Алексеевск районы буенча «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләрне оештыру үзәге, Алексеевск муниципаль районы территориясендә Лаеш балык заводы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә,шпт. Алексеевск территориясенең төньяк-көнбатыш өлешендәге Кама елгасында балыкның кислород җитмәүлектән үлүенә каршы чаралар үткәрде. Соңгы вакытта һава торышының начарлануы аркасында балаларны һәм мәктәп укучыларын тишекләр тишүгә һәм камыш «көлтәләре» урнаштыруга җәлеп итмәскә дигән карар кабул ителде.
Килгән катнашучыларның бер өлеше көлтәләр бәйләү белән шөгыльләнде, ә калган катнашучылар Алексеевск районы буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Самсонов Сергей Николаевич җитәкчелегендә сайлап алынган территориядә тишекләр тиштеләр. Аннары барлык катнашучылар бәйләнгән камышларны тишекләргә урнаштырдылар һәм тиз генә катмасын дип кар белән каплап куйдылар.
Чарада катнашучыларның барысы да башкарылган эшләреннән һәм табигатькә файда китерүдән канәгать калдылар. Хәзер Алексеевск районындагы балыкка һава җитмәүдән үлү әзрәк яный.