Узган елның ноябрь аенда, Кама Тамагы районында, законсыз рәвештә, аучылык хокукын бирүче тиешле документлардан башка, Б. гражданины 2 кабан аткан, бу 180 000 сумлык аеруча зур күләмдә зыян китергән.
Узган атнада суд булды. Суд хөкем ителүчене РФ Җинаять Кодексының 258 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда (аеруча зур күләмдә зыян китерү белән кылынган законсыз ау) гаепле дип таныган һәм 1 ел сынау срогы белән (йомшартучы сәбәпләрне исәпкә алып, шул исәптән зыянны түләү) өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.
Фото: www.pixabay.com